ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Мисхәт Шагитов кунаклар кабул итте. Район башлыгы Айрат Хәйруллин аңа озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте һәм яшь буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән республиканың “Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Мисхәт Фәсих улы 1926 елда 10 июньдә туган. Фронтка ул 1943 елда алына. Ул Ерак Көнчыгыш фронтта була, Япония белән сугышта катнаша. Өенә 1951 елда гына әйләнеп кайта. Шушы ук елны “Альметьевбурнефть”кә электромонтер булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Тырыш хезмәте Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән билгеләп үтелә. Бүген кунаклар арасында бораулау эшләре идарәсеннән дә вәкилләр бар иде. Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та ветеранга бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен юллады.

«Балалар чүпкә каршы» һәм «Минем җәемнең сихри мизгеле» җәйге бөтенроссия иҗади бәйгеләрендә белем бирү оешмаларының укучылары һәм тәрбияләнүчеләре, педагоглар һәм ата-аналар катнаша ала.

23 июнь көнне Саба районы җирлегендә «Тукайның Юлы» Казаннан Көнчыгышка таба дип аталган велосипед марафонының 2 этабы узды.

Узган ял көнендә районның кулҗтура һәм ял паркында туган якны өйрнү музее хезмәткәрләре “Әкият аланында” дигән чара оештырдылар.
 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Иске Чүпрәле авылы территориясендә ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек бозаулары сату фактын ачыклый. Ветеринария таләпләрен тупас бозучы гаепле затларга штраф түләргә туры киләчәк.

Мөслим муниципаль районы "Ык буйлары" җыр-бию ансамбле һәм "Мөслим бизәкләре" бию коллективы Казан шәһәрендә футбол буенча FIFA-2018 дөнья Чемпионаты мәдәни программасында катнаштылар.

9 сыйныфны тәмамлаганда аерым үрнәктәге аттестат ала ул. Уку алдынгысы, спортта җиңү арты җиңү яулаучы, мәктәп тормышында актив катнашучы Полина САМУТКИНА – Бима мәктәбенең горурлыгы, йөзек кашы.

Арташ авыл җирлегендә үзара салым акчасына юлларны тәзекләндерү эшләре башланды. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкара.

2018 елның 23 июнендә 6 сәгатьтән 7 сәгать 30 минутка кадәр Азнакай-Ютазы-М-5 автоюлының 36 нчы чакрымында “Тоннель” рейды үткәрелде.

22 июнь көнне мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар hэм мәктәп лагерена йөрүче балалар белән бергә hәйкәл янында сугыш кырында hәлак булган авылдашларны искә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International