ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын әфәнде белән очрашты. Чара "Казан-Арена" стадионында Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларындагы Көньяк Корея белән Германия җыелма командалары арасындагы матч алдыннан узды. 

25 яшь тулмаган хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач, 100 мең сум бирәләр.

   Бөтендөнья яшьләр көне алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н.  никахлашырга гариза биргән яшь парлар белән әңгәмәләр үткәрде.  Гаилә тормышының нигезләре, ата-ана җаваплылыгы, конфликтларны булдырмау, гаилә  бюджеты  һәм башка  темаларны яшь парлар кызыксынып кабул иттеләр.

  Ташлыяр авыл китапханәчесе Халыкара наркоманияга каршы көрәш көне уңаеннан "Без наркоманияга каршы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

2018 елның  28 – 29 июнендә    Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «РФА Казан  фәнни-тикшеренү үзәге”нең  “Татарстан   авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты”  ФДБФУ тәҗрибә кырларында Россия өчен  уникаль  булган  «Татарстанда кыр көне – 2018» кыр форматы   күргәзмәсе узачак. 

РФ милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте директоры – милли гвардия гаскәрләренең баш командующие @rosgvard_official армия генералы Виктор Золотов боерыгы белән Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәргә һәм вәкаләтләрне башкарырга ярдәм итүе өчен Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Росгвардиянең «За содействие» медале белән бүләкләнде. Бүләкне бүген РФ милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие генерал-полковник Александр Порядин тапшырды. Медаль тапшыру тантанасында Росгвардиянең Татарстан Республикасы идарәсе начальнигы Рөстәм Гомәров та катнашты.

27 июнь көнне “Астра” тернәкләндерү үзәгендә спорт – сәламәтләндерү, тәрбия планы буенча балаларга һәм әти-әниләргә “Сәламәтлекне саклау. Тән өлешләре” дидактик уеннар элементлары һәм физик күнегүләр комплекслары кулланып профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Бүген бөтен дөнья буенча Яшьләр көне билгеләп үтелә. Милли бәйрәм үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен әле башлап кына җибәрүче яшь белгечләр турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Республика клиник Перинаталь үзәгенең  яңа корпусы ачылу сәбәпле, Казан дәүләт медицина академиясе, Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан медицина көллияте белән берлектә хәзерләнгән тулы бер төркем яшь белгечләр клиникага эшләргә килделәр. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  Липецк өлкәсе үрнәгендә   авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын  үстерү буенча  киңәшмә уздырды. 

Зәй үзәк район хастаханәсе җирлегендә «Өлкән халыкның билгеле группаларын диспансерлаштыруның онкологик компонентын оештыру буенча Зәй муниципаль районы сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе» дигән районара киңәшмә-семинар узды. Чарада КДМА ректоры,  м. ф. д., профессор Р. Ш. Хәсәнов, Республика клиник онкология диспансерының баш табибы И. Р. Һидиятов, Зәй ҮРХ баш табибы Р.Р. Амеров катнаштылар. РКОДның оештыру-методик эше буенча баш табиб урынбасары К. Т. Шакиров онкологик ярдәм күрсәтүне камилләштерү һәм Зәй районында онкология авыруларыннан үлүчеләр санын киметү турында доклад белән чыгыш ясады. Әлмәт шәһәрендә Республика клиник онкология диспансеры филиалының баш табибы С. А. Карамаликов Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш регионы районнарының онкологик хезмәтен алып бару турында отчет тәкъдим итте. Өлкән халыкның билгеле группаларын диспансерлаштыруның онкологик компонентын оештыру буенча ТР Зәй муниципаль районы сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе белән халыкка медицина хезмәтен күрсәтү буенча баш табиб урынбасары В. В. Усманов уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International