ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә ТР   Госалкогольинспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль бүлеге вәкилләре, Роспотребнадзор органы, полиция, суд приставлары  катнашында законсыз алкоголь һәм спиртлы эчемлеләр сатучыларга каршы комиссия эше каралды.

ТКХ ДМС рәсми сайтында мәгълүмат ачмаган өчен "Центральный" ИК МУП административ җаваплылыкка тартылды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат-аңлату эшчәнлеге кысаларында Казан шәһәре Совет районының  330 нчы балалар бакчасында булып кайтты

Кырынды Мәдәният йортында шушы авылда гомер кичергән олпат язучыбыз Габдулла ага Галиев истәлегенә музей торгызыла. 

​​​​​​​Район прокуратурасы 64 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

27 нче июнь көнне мәктәп тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте.

27 июнь 2018 ел, пәнҗешәмбе

 «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә  яшьләр көненә багышланган интеллектуаль уен – викторина булып узды.

Чараның максаты: яшьләрнең  хәзерге заман җәмгыятендә  үзләрен мөһим, әһәмиятле итеп хис итүләре аша, аларның потенциалын һәм  гражданлык, социаль  активлыгын арттыру иде.

Чараның программасы эрудиция, тапкырлык һәм логикага мәсьәләләрдән, тамашачылар өчен биремнәрдән, тәмле ризыклар белән «Чәй тәнәфесеннән”, Музыкаль минутлардан» әзерләнгән иде. Уенда катнашучылар  уен алдыннан, викторинаның кагыйдәләре белән таныштылар.

Уенда үзләрен һәм үзләренең көчле якларын күрсәтеп  яшь һәм хәтта пенсия яшендәге социаль хезмәт алучылар катнаштылар. Катнашучылар  яшьләр бәйрәме турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, хәттә, «Яшьләр көне»  дип исемләнгән берьюлы, берничә бәйрәмнең барлыгы аларны аптырашта калдырды:  Рәссәй яшьләре көне, Халык – ара  яшьләр көне, Бөтен дөнья яшьләр көне, Яшьләр бердәмлеге көне.

Оештыручылар уенны тәмамлап, җиңүчеләрне билгеләделәр һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдылар. Барлык катнашучылар уенны алып баручы Марат Закировка һәм яшьләр клубы «Ника» активына кызыклы итеп әзерләнгән викторина өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Нәтиҗәдә, интеллектуаль уен – викторина социаль хезмәт алучыларга команда рухын ныгытырга һәм бердәмлекләрен арттырырга булышты.

Чарада 40 кеше катнашты.

 

 

   Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Йөрәкләргә - китап нуры" акциясе кысаларында үзәк хастәханәнең терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваланучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, кызыклыларын укырга калдырдылар. Шулай ук  үзәк китапханәдә бүгенге көндә бушлай бирелүче бердәм китап укучы билеты турында мәгълумат бирделәр.

Казан шәһәре Сугыш ветераннары госпиталендә «Ревматологиядә тернәкләндерүнең көнүзәк мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә ТР ССМ баш штаттан тыш ревматологы, КДМУ госпиталь терапия кафедрасы доценты, м.ф.к. С. П. Якупова, ТР ССМ медицина тернәкләндерүе буенча баш штаттан тыш белгече, КДМА тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасының мөдире, м.ф.д Р. А. Бодрова, Казан шәһәренең 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире Р. В. Мухина, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, м.ф.к. С. А. Лапшина катнаштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wermuth Asset Management немец  инвестицион компаниясенең идарәче партнёры Йохан Вермут белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Wermuth Asset Management – 1999 елда нигез салынган һәм Көнбатыш Европада, Россияне дә кертеп, альтернатив инвестицион стратегияләр белән шөгыльләнүче немец инвестицион компаниясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International