ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2018 ел
шимбә

Әлфия Авзалова исемендәге төбакара фестиваль-бәйге 2000 елда тәүге тапкыр үткәрелгән иде. Быел ул яңа баскычка күтәрелде – халыкара бәйге буларак яшь талантларны үзенә җыйды.

Талантлы шәхесләр үлми, диләр. Хак икән. Әлфия апа күңелләребездә яшәвен дәвам итә. Мәдәнияте, сәнгате бренд дәрәҗәсе югарылыгына күтәрелгән туган ягында – Актанышта бигрәк тә. Без – аны, ул  Актанышны яратты. 

29 июнь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында балалар өчен “Карапузиклар паровозикта” дип аталган уеннар программасы үткәрелде.Алып баручы балаларны үзе белән паровозда сәяхәткә чакырды.Бер станциядән икенчесенә күчү- күчә,һәр тукталыш саен төрле кызыклы биремнәрне чишә- чишә балалар сәяхәт иттеләр.Үзләрен җитезлектә-тапкырлыкта сынадылар.

(Отдел Культуры)

Футбол кырына туй күлмәгеннән һәм кроссовкалардан чыгарга ( матчны оештыручылар нәкъ менә шундый таләп куйганнар иде) төрле яшьләрдәге 10 гүзәл зат теләк белдерде.

Бүген Казанда 1/8 финал матчында Франция җыелма командасы 4:3 хисабы белән Аргентина командасын җиңде.

2018 нче елның 1 нче яртыеллыгында район ЗАГСы 49 яңа баланы регистрацияләгән. Аларның 23 е – малай, ә 26 сы – кыз бала.

Яшьлэр коне - 2018

Июнь аеның соңгы көне Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының хезмәткәрләренә  бик күп уңай эмоцияләр алып килде. Ландыш һәм Илсур Хәмидуллин – башкарма комитетының белгечләре һәм аларның никахлары рәсмиләштерүгә күпсанлы туганнары, дуслары һәм коллегалары җыелган иде. Башкарма комитетының җитәкчесе Анатолий Горбунов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова өйләнешүчеләрне тормышларындагы мөһим вакыйга белән котладылар. Профсоюз оешмасы исеменнән аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Питрәч муниципаль районының "Шатлык" приютында балалар зур теләк белән  "Мукасолька" түгәрәгенә йөриләр. Шулай итеп, июнь аенда, тәрбияләнүчеләр балаларнын  яраткан уенчыгын - пирамидканы ясадылар. Дәрестә балалар төсләрне ныгыттылар, пропорция үтәргә өйрәнделәр. 

Автор: тәрбияче Лейсән Шарафутдинова.

 

 «Шатлык» приютында «Россия Көне» дигән чара узды. Чараның максаты: балаларда үз иленә карата мәхәббәт горурлык хисе тәрбияләү, туган ил турында аларның белемнәрен баету. Дәрес барышында тәрбияләнүчеләргә түбәндәге юнәлешләрдә: Россия халыкларының гореф гадәтләре, йолалары һәм аларның дуслыгы; Россия табигатенең матурлыгы һәм төрлелече; «алтын боҗра» шәһәрләре; Россия байрагы һәм гимны, алар турында әңгәмә; географик картада Россияне өйрәндек табарга. Чара ахырында тәрбияләнүчеләр В.Рождественскийның туган ил турында  шигырен тыңладылар.

Автор: тәрбияче Диля Волкова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International