ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Рәсми булмаган мәшгульлек, хезмәт хакларын рәсми булмаган рәвештә түләү фактлары турында тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмат порталына хәбәр итә алалар.

Республикада яшәүчеләрнең легаль булмаган хезмәт базары, ягъни  эш хакын бирү буенча законнар җыелмасын бозу фактлары турында  ТР “Халык контроле” мәгълүмати системасына хәбәр итү мөмкинлеге тудырлыды. Моның өчен “Халык контоле” нең “Соры хезмәт базары” бүлегенә керергә кирәк.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итте. Сораулар һәм тәкъдимнәре булган гражданнар кабул итүгә  +7 (843) 221-77-47 телефон номеры аша алдан язылып куя ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне Казан шәһәрендә Федосеевск урамы, 36 нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.

3 июль көнне Актаныш һәм Минзәлә районнарының янгын надзоры  бүлеге  дәүләт баш инспекторы Альберт Тимерханов, профилактика максатларыннан йортларда һәм квартирларда бушлай янгын кисәтү җайланмалары урнаштырды.

Каникуллар – бәхетле мизгелләр! Уен, шатлык, куанычлар чоры.

Нармонка агрофирмасының Мәйдан бүлегендә терлекчелек сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Анда симертү мәйданы, терлек азыгы әзерләү сораулары каралды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе бүлеге җитәкчесе Солтан Латыпов, Республика ветеринария лабораториясе директор урынбасары Рөстәм Хашимов катнашты.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре 2018 елның алты аена статистика ясадылар.

27-30 нче июньдә изге Биләр җирендә икенче Сәләт – ARTS BILER FORUM форумы үткәрелде.

Июньдә «Бигеш» халыкара аэропорты хезмәтләреннән 74 407 пассажир файдаланган. Бер ел элек июнь аенда 49 543 пассажирга хезмәт күрсәтелгән булган.

2017 елның 1 июленнән Россиядә дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендә электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре бирү турында закон гамәлгә керде. Шул вакыттан бирле 72628 татарстанлы электон больничный алды.

Республикада бүген кич, шулай ук алдагы төндә һәм көндез яшенле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International