ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда Казанда төзеләчәк беренче экорайонның концепция һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара ачык бәйге башлана.Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган махсус пресс-конференция барышында хәбәр ителде.

Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе, Республика ярдәм фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов, Казан мэры Илсур Метшин, “Центр” стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры, бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе Сергей Георгиевский катнашты.

Аны Татарстанда гына түгел, Рәсәйнең башка өлкәләрендә һәм Җир шарының күп илләрендә уздыралар. Шуңа карамастан бу бәйрәмнең асылы - авылларда һәм районнарда.

Һәрбер Сабан туе үзенчәлекле булып тора, ләкин әйдәгез әле быелгы иң шәп Сабан туен сайлап алыйк!

    Бк көннәрдә Республикада һәм районда эссе һава торышы саклана. Күп кенә кешеләр эсселектән суда коенып качырга тырышалар. Профилактик чаралар кабул ителүгә карамастан суда коену сезоны башланганнан бирле Татарстан Республикасында 57 гадәттән тыш вакыйга булды, 41 кеше суга батып үлде. Безнең районда 2 шундый вакыйга булды, 2 кеше батып үлде. 

5 нче июль 2018нче ел, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар  өчен «Пластилиннан әвәлеп ясалган әйбер» дигән темага мастер – класс үткәрде. 

Чараның максаты – бармакларның хәрәкәтләнүен яхшырту, үзеңнең фаразыңны, хыялыңны, уйлау сәләтеңне үстерү. 

Чарада социаль хезмәт алучылар пластилиннан әвәләп төрле хайван сүрәтен ясадылар. Аеруча  панда, дуңгыз, пингвин әвәләү бик ошады. Чара ахырында күргәзмә оештырыды. 

Әвәләү, әвәләп ясау – ул әвәләү өчен яраклы сыгылмалы материаллардан төрле скульптуралар булдыру. Әвәләп ясау кешенең күзаллавын, фаразлавын, хәтерен, тою хисен, уйлау сәләтен үстерә. Кешедә, шәхес буларак, пөхтәлек, җыйнаклык, хезмәт сөючәнлек, тырышлык, түземлелек сыйфатлары формалаша. Әлеге хезмәт бармакларның эшчәнлеген үстерә, аларның мускулатурысын ныгыта, хәрәкәтләнүен яхшырта; төрле көнкүреш гамәлләр башкару өчен бу бик мөһим. 

Социаль хезмәт алучылар йөкләмәне бик яхшы үтәделәр, тапкырлык, зирәклекләрен курсәттеләр. Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның кәефләре күтәрелде, психоэмоциональ торышы яхшырды: игътибар, фикерләү, уйлау, фаразлау, күз алдына китерү сәләтләре артты. 

Чарада 5 кеше катнашты.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай шәһәрендә 100 баш тавык һәм 100 баш үрдәк сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклый – кошларга ветеринария белешмәсе алынмаган. Бу күренеш авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәү дип санала. Гаеплеләр штрафка тартылган.

 

Бүген “Яңа гасыр" кинотеатрында “Рябинушка”  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булдылар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов бүген ветеринария табибларын аттестацияләү чарасында катнашты. Санитар экспертларның белемнәрен Агропросәнәгать паркы ветеринария лабораториясендә тикшерделәр. Комиссия составында Баш ветеринария идарәсе экспертлары да катнашты. 

 

Казан дәүләт аграр университеты, Казан Федераль университеты, «ТР төбәк биотехнологияләр инжиниринг үзәге» АҖ, «Органик Парк» ҖЧҖ ( Bionovatic ГКга керә) галимнәре, бергәләп, үсемлекләр стрессына каршы тора торган биопрепаратлар булдыру өчен эшләнмәләр – оригиналь штаммнар эшләп чыгардылар.

Питрәч районыңың “Шатлык” социаль приютында кече группа психологы Садыкова Р. Н. «Тәрбиләнүчеләр арасында наркотиклар таралуына кармы карта формалаштыру” программасы нигезендә дәрес үткәрде. Максаты: акрын һәм аерым тарту шаукамы белән таныштыру, пассив тарту” мәгънәсен һәм зарарын аңлату. Дәрестә төрле уен техникалары кулланылды:анкета, күнекләләр булдыру “Кем күбрәк?, “Син нишләр идек?” ролысе уены. Балалар үзләренең уйлары һәм кичерешләре белән бүлештеләр. Командалы эштә балаларның, үз-ара күнекмәләре ныгызды, активлык артты, үз позицияләре формалашты. Дәрес нәтиҗәсендә тарту һәм кеше организмына зыяны проблемасы буенча информация дәрәҗәсе артты.

Автор: психолог Римма Садыкова.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International