ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2018 ел
якшәмбе

Чуваш милли мәдәнияте бәйрәме киләсе елда күрше Аксубай районында узачак.

10 нчы июльдә ТР территориясендә көчле яңгыр, яшен, секундына 17-22 метр тизлектә җил булуы көтелә, боз явуы ихтимал.

Быел “Уяв чибәре” исеме өчен 11 кыз көч сынашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә. Эш сәфәренең максаты – ИННОПРОМ-2018 халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсендә катнашу. 

 8 июль көнне Минзәлә районы Кадрәк авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Бергә яшәүләре- олы бәхет” дигән зур кичә уздырылды.

Татарстан  Республикасы  Әгерҗе муниципаль  районының  9  нчы  номерлы  балалар  бакчасы  ГХАТ  бүлеге  белән  берлектә  шушы  бәйрәмгә  багышланган  чаралар  үткәрделәр.  Иртә  белән  иртүк  балалар  һәм  аларның  әти-әниләрен җыр,  котлаулар  каршы  алды. Өлкән  һәм  хәзерлек  группасы  балалары  үз  куллары  белән  ясаган  ромашка  бүләк  иттеләр.  Һәр  әти-әнигә  күпләр  өчен  сюрприз  булган  чәчәк  кенә  түгел,  бик  күп  җылы  теләкләр дә  әйтелде.  Әти-әнигә  алмашка  әби  һәм  бабайлар  үзләренең  елмаюларын,  истәлеккә  дип  ясалган  символик  ромашкага  язылган  изге  сүзләрен  җиткерделәр. 

Гаилә бәхетенең сере нидә? Әлки районында туган як тарихи музеенда булган очрашуда катнашучылар әнә шул хакта сөйләштеләр, үзләренең тормыш тәҗрибәсен уртаклаштылар. Әлеге кичә Гаилә, мәххәбәт һәм тугрылык көненә багышлап үткәрелде. Музей һәм район ГХТА бүлеге хезмәткәрләре анда 45 ел дәвамында тормыш юлыннан бергә атлаучы матур гаиләләрне чакырдылар.  Иске Чаллыдан Касыйм һәм Әлфия Хәмзиннар, Түбән Әлкидән Исмагыйль һәм Асия Галәветдиновлар хөрмәтле кунаклар булдылар. Музейда алар өчен экскурсия оештырылды. Аннан соң түгәрәк өстәл артында чәй эчеп, сөйләшеп утырдылар. Кунаклар күркәм гаилә тормышы, җылы мөнәсәбәтләр, аккылы һәм тәрбияле балалар үстүрү серләре белән уртаклаштылар. Музей хезмәткәрләре аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

Гаиләне саклау көнендә Нурлатта архиерей гыйбадәт уздырды

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнне, Сарман районы Иске Кәшер авыл жирлегенең иң урнәк, тату гаиләләре, терлек-туар куп асрап, балалар, оныклар тәрбияләу өстенә авыл жирлеге тормышында да актив катнашучы Рамазанов Зирәк -Мәдинә, Латифуллин Венер-Галия, Давлетбаев Тәлгать-  Дамира, Шарифуллин Раел-Зөлфия гаиләләрен авыл жирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, ветераннар Советы исеменнән “Гаилә, мәхәббәт тугрылык” коне белән чын күңелдән котладылар, истәлекле буләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International