ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Якшәмбе иртәсендә шәһәр паркы мәйданы буш һәм тыныч булды, фитнеста катнашучылар бу вакытта үзләренең эшләре белән шөгыльләнә иделәр, һәм хәтта фестивальне оештыручылар татлы йокладылар һәм беркая да ашыкмадылар. Барысы да спорт фестивале кичкә планлаштырылганга күрә килеп чыкты. Чара гомуми бию күнекмәсеннән башланды, ул барлык катнашучыларны кыздырып җибәрде һәи аларны киләсе йөкләнешләргә әзерләде. 

Яр Чаллы шәһәре округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәгендә 13нче июльдә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка аштыру уңаеннан күргәзмә ачылды.

 

2018 елда “Безнең яңа укытучы” бәйгесендә грант алучылар исемлеге расланды

Мортыштамак Мәдәният йортында эшләп килүче “Чишмә” фольклор – вокал коллективы , Азнакай районында , төрки халыклар арасында үткәрелә торган “Чатыр тауда җыен” дип исемләнгән халыкара фестивальда катнышып диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Мөслим районы Яңа Усы авылы "Усыкай буйлары" фольклор коллективы Мамадыш районы Җөри авылында булып узган керәшен мәдәниятенең  Питрау XIX республика фестивалендә катнаштылар.

 

Байлар Сабасында юл ремонтлау эшләре дәвам итә. Бу көннәрдә  Саба “Татавтодор” ачык җәмгыяте эшчеләре тарафыннан З.Юсупов урамының бер өлешендә асфальт җәю эше башкарыла. Саба шәһәр җирлеге.

Җәйнең иң кызган чагы

Бу юлы "Растим патриотов" хәрби-патриотик лагерының яшь гаскәрләре Минзәлә шәһәренең 122 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә кунакка килделәр. Балалар янгын сүндерү автомобиленең техник җиһазлануын күрделәр, хәрби киемне киеп карадылар, янгын сүндерү бүлеге барлыкка килү тарихы, бердәм кизү диспетчерлык хезмәтенең эше белән таныштылар һәм, әлбәттә, аларга янгын иминлеге кагыйдәләре турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International