ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

9 сентябрьдә Актаныш районы буенча тугыз авыл җирлегендә -  Аеш, Актаныш, Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Татар Ямалысы, Уразай һәм Чуракай җирлекләрендә буш мандатларга 9 депутат сайланачак.

     17 июль көнне Ослан муниципаль районының Кильди авыл җирлегендә  Рачковлар гаиләсе  Кирилл улы Михаил һәм Иван кызы Аннаның 55 ел бергə гомер итүлəрен тантаналы тɵстə хөрмәтләү булды. Алар тормыш  юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхәббәтлəрен саклап, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар. Алар тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга карамастан,  гаилəлəрен саклап калалар. Зөбәрҗәт юбилярларның үткəне авыр  булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.

Хаҗ кылырга ният итүчеләрнең беренче төркеме Казаннан хаҗга 2018 елның 4 августында юл тотачак. Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу өчен 49 кеше китәчәк.

Акчаның 100 млн сумы Әлмәткә - Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерүгә бирелә.

Иртәгә республикада яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

Бүген, 17 нче июльдә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Җәйге җиңел атлетика сезонының – Россия чемпионатының ачылышы 19-22 июль көннәрендә Казанның Үзәк стадионында узачак.

«Яшен» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  халыкка, оешмаларга транспорт хезмэте курсэту белэн шогеллэнэ

Бүген, 17  июльдә, кичке 5 тә Алексеевск районында төп очрашу сайлаучылары белән  2018 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар очрашуы булды.

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Сахаровка авылы кешесе Горина Мария Матвеевна 90 нчы туган көнен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International