ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

17 июль көнне Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенә Казан "Идел буе федераль университетының медик-санитар частеннән" кардиохирург Антон  Омельяненко килде.

Татарстан ветеринарлары республикага кош гриппы вирусы керер дип борчыла

Сугыш ветераны Клавдия Борисовна Фролова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була

Россиядәге Тулы хокуклы Вәкиле Нго Дык Мань җитәкчелегендәге Вьетнам Илчелеге делегациясе үзенең Татарстан Республикасына булган визиты кысаларында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Социалистик Вьетнам Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында ике яклы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерү һәм ныгыту максатларында булды. Әйтик, бер ел элек Хошиминдагы "Вьетнам-Татарстан" бизнес-форумы мәйданчыгында Татарстанның һәм Хошимин шәһәренең сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер очрашу барышында сәнәгать өлкәсендә төбәкнең инвестиция мөмкинлекләре, Татарстан-Вьетнам сәүдә мөнәсәбәтләрендәге казанышлар һәм потенциал турында сөйләде.

"Үзара файдалы ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү потенциалы бик югары. 2016 елда Россия һәм Вьетнам арасында ирекле сәүдә турында Килешү үз көченә керде, бу хәл икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү һәм җәелдерү өчен мөмкинлекләрне арттырды", – дип билгеләде Тулы хокуклы Илче Нго Дык Мань.

Очрашу барышында кунаклар нефть эшкәртү һәм нефть химиясе буенча Татарстанда кулланыла торган яңа технологияләргә, суднолар төзелеше һәм авиация тармагы продукциясенә, шулай ук IТ-индустриягә һәм спортка аеруча зур кызыксыну белдерде.

"Казан һәрчакта да аеруча кунакчыл булуы белән аерылып тора. Бу бик матур һәм үзенчәлекле шәһәр. Без Татарстан Республикасы территориясе һәм көньяк Вьетнам провинциясе арасында тыгыз эшлекле партнерлык оештырырга теләр идек", – диде Нго Дык Мань.

Вьетнам делегациясе бездә булган киләсе көннәрдә "Казан вертолет заводы" ГАҖ, "А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы" АҖ, "Химград" АҖ кебек зур сәнәгать предприятиеләрен карау планлаштырыла.

Белешмә өчен:

Вьетнам белән Россия арасында 2017 елда тышкы сәүдә әйләнеше 3,6 млрд доллар тәшкил итте, шуның Россия экспортына туры килгән өлеше – 1,4 млрд доллар. 2018 елның 1 яртыеллыгында Россиянең Вьетнамга экспорт күләме 1,1 млрд доллар тирәсе, бу исә 2017 ел дәвамындагы барча диярлек экспорт күләмен тәшкил итә.

Татарстан Росреестрының    күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәметгәлиева белән  18 июль көнне 14.10 сәгатьтә   «Бим-радио»аша туры эфир уза

Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады

Тәтеш районында социаль-тернәкләндерү муниципаль консилиум утырышы булып узды. Анда социаль яктан авыр хәлдәге 4 гаилә мәсьәләләре каралды. 

Район пенсия фондының клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге 17 июль көнне Иске Байсар, Аккүз, Чишмә авылларында булып, авыл халкы белән очрашты. 

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә шәһәре һәм районы бүлеге составында эшләүче хезмәтләр һәм бүлекчәләр агымдагы елның беренче яртысынлдагы эшчәнлекнең нәтиҗәләре белән танышу, йомгак ясау киңәшмәсе уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International