ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 июльдә Бөгелмә шәһәренең  "Возрождение" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге спорт мәйданчыгында волейбол буенча матч узды. "Спорт һәр көн" программасын тормышка ашыру уңаеннан оештырылган проектта тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр катнашты. 

19 июль көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать сөючеләр «Балкыш» төрнәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен «Кушыл син дә, җырлыйк бергә!» − дип исемләнгән концерт куйдылар. Чыгышларны тамашачылар бик җылы кабул итте һәм көчле алкышлар белән рәхмәт әтте!

Бүген, 19 нчы июль көнне рус шагыйре В.В.Маяковскийның тууына 125 ел тулу уңаеннан Иске Сәфәр авыл китапханәсендә шигъри кичә үткәрелде.

Республикада эшләп килүче төрле программалар нигезендә районда шактый эш башкарыла. “Сыер торакларына капиталь ремонт” программасына быел  район буенча 100 башлык – 10, 200 башлык 7 торак кертелгән. Бүген аларда тулы көченә эш кайный. Безнең иҗат төркеме “Нигез” хуҗалыгында булып, эшнең барышы белән танышып кайтты.

Кешегә тормыш алып бару, яшәү шартларын яхшырту өчен, иң беренче чиратта, нәрсә кирәк? Үз йортың, үз фатирың кирәк. Үз куышыңны тергезү, әлбәттә, җиңел мәсьәлә түгел. Шулай да аны хәл итү юллары турында хәбәрдар булу беркемгә дә комаучауламас.

       19 июльдә Татар Суыксу балалар бакчасында авыл китапханәчесе “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип аталган уен-викторина үткәрде. 

Бүген "Корстон" кунакханә комплексында Россия полициясенщ 300 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Россия ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү баш идарәсе башлыгы Михаил Черников, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ведомство ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашты. 

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International