ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2018 ел
шимбә

Актанышның үзәк стадионында 25 июньнән  авыл җирлекләре яшьләре арасында футбол ярышлары башланып китте. Чемпионат башланганнан бирле биредә һәр кич авыл җирлекләре командалары туп тибә – үзара ярыша.

Район шахмат мәктәбендә бүген – 21 июль көнне  республиканың 12 районыннан килгән иң оста шахматчылар арасында  республика беренчелеге башланды.

Бүген Спас районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның традициягә әверелгән корылтае «Изге Болгар җыены» уза.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты.

Казанда уза торган Җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында диск һәм чүкеч ыргытуда, биеклеккә һәм колга белән сикерүләрдә, шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 200 метрга йөгерештә җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды.

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә беренче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу – Гәрәев Инсаф Рустем улы һәм Айзиряк Зөфәр кызы гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 2018 елның 21 июль көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.

Геннадий Антонович Чувашиянең Козлов районы Пиженька авылында туа. Сугыш вакытында колхозда, төрле эшләрдә эшли. Авыл хуҗалыгы техникумы тәмамлый һәм Новгород шәһәренә күчеп китә. Армия хезмәтеннән соң Чувашиягә кайта, өйләнә, 3 баласы туа.

1962 елда гаиләләре белән Алабугага күченеп киләләр. “Прикамнефть” идарәсенә инженер-топограф булып эшкә урнаша. Эш стажы-42 ел.

Бүген борынгы Болгар җирендә ел саен үткәрелә торган “Изге Болгар җыены” узды. Быел бу чарага Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән 1100 делегат килгән иде.

Иртән Болгар ислам академиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселман дин әһелләре белән очрашты. Очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Россия Мөфтиләр советы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты.

Мәскәү халыкара “Сабантуй-2018” фестивале “Коломенское” музей-тыюлыгында узды.

Кунаклар өчен төп сюрприз итеп махсус 2018 килограммлы чәкчәк пешерелгән иде. 

 

22 июльдә  Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән  көчле яңгыр ,  көчле җил  (секундага  15-18 метрга  кадәр) , күк күкрәү көтөлә. 

Төнлә һава температурасы +13..+16º; көндез +22..+25º градус. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International