ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Йосыф-Алан авыл клубында “Бу минем туган илем!” дигән тарихи сәгать уздырдык. Авылыбызда барлык уңайлыклары булган яңа йортлар калкып чыга, авыл елдан-ел үсә, матурлана. Һәр авыл үзенең эшчән кешеләре белән данлыклы. Без, авыл тарихын туплаган альбомнар карадык. Мәктәп тарихын туплаган альбомда, мәктәпнең иң беренче чыгарылыш укучылары исемлеге, мәктәп ачылгач та эшләгән укытучылар турында мәгълүматләр белән таныштык. Алга таба да авылыбыз тарихын өйрәнүне дәвам итәрбез. Без туган авылыбызны бик яратабыз!(Отдел Культуры)

23 июль район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре өмә уткәрде.

2018 нче  елнын  20 нче  июль  конне  Юлбат  авыл  жирлеге башлыгы Шасиев Талип Рэшит улы,  Юлбат  төп  гомум  белем  биру мэктэбенен  тарих  укытучысы,  Татарстан  Республикасынын атказанган  укытучысы   Сафин  Илдар  Фатхулла  улы,  озак  еллар элекеге  «Искра»  колхозында  партоешма  секретаре булып  эшлэгэн,  хезмэт  ветераны  Галиев  Наил  Тимергали улы  Балтач районы  Чипья  авылында  урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музейда  экскурсиядэ  булып,  музей  эшчэнлеге  белэн  танышып кайттылар.

Юлбат авыл җирлеге

«Юнармия» Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеге Россиядә иң яхшысы дип танылды. 

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә иң зур "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" ("АКТО") халыкара махсуслашкан күргәзмәсенә һәм "Мин галәм сайлыйм!" авиация бәйрәменә әзерләнү һәм аны уздыру буенча  киңәшмә узды.

Очрашуда чараны оештыручылар төбәкнең иң зур тармак күргәзмәсенә планлаштырылган чараларга әзерлек барышы турында фикер алышты, әлеге чарага Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөнья илләреннән 3000 артык авиация тармагы вәкиле килер дип көтелә.

"АКТО" күргәзмәсе – ул авиация һәм ракета-космик сәнәгатьне технологик үстерү мәсьәләләре турында сөйләшү өчен нәтиҗәле эш мәйданчыгы.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 8 августыннан 10сына кадәр авиация-космос тармагы предприятиеләреннән беренче затлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашында махсус эш программасы турында белдерелде. Ә атап әйткәндә,

Россия авиаҗитештерүчеләр берлегенең IV съезды;

Халыкара катнашулы "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җайланмалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе;

Эшлекле авиация буенча төбәк форумы;

Стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеме утырышы.

Эш программасын 2018 елның 10 августында инде гореф-гадәткә әйләнгән "Мин галәм сайлыйм" авиация бәйрәме төгәлләячәк, ул Казан халкы һәм барлык кунаклар өчен махсус оештырыла.

Сәрдекбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Лев Толстойның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган әдәби сәяхәт уздырды.Чарада балалар язучының семьясы турындагы фотоларны зур кызыксыну белән карадылар. Аның  әсәрләренә нигезләнеп төзелгән төрле мәкаль конкурс сорауларына да төгәл җавапларын бирделәр.

18-21 нче июль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең «Патриот» мәдәният һәм ял паркында ел саен үткәрелә торган «Җиңү-2018» бөтенроссия хәрби-спорт уенының финал өлеше узды.

Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия.

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәрби фәннәр академиясе президенты, Россия Оборона министрлыгының Генераль инспекторлар идарәсе баш инспекторы, армия генералы Мәхмүт Гәрәевны туган көне белән котлады. 

Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевка 95 яшь тулу уңаеннан телеграмма юллады. 

Пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр узачак – Казанның Пляж спорт төрләре үзәге комында дөнья коронасы өчен планетаның иң яхшы җыелма командалары көрәшәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International