ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә авылдашыбыз Мингазов Ильдар Хәлил улы узенең 60 яшьлек юбилееын билгеләп узды. Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез белән, җан тиб­рәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләрегездә нур уйнап торганда, сезнең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
Сезгә  бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Юбилярга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын  Кайбыч районы башкарма комитет җитәкчесе Макаров А.Н. һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Р.Р.  тапшырдылар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законга һәм "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 1 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль законга пычратучы матдә ташлауларны, пычратучы матдә ташландыкларын автомат рәвештә тикшерүдә тоту системасы булдыру өлешендә кул куйды, дип хәбәр итә Россиянең Табигать министрлыгы.

5 нче август көнне Түбән Кама территоиаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы көчәйтелгән постта 5 баш эре мөгезле терлекне ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташыган өчен административ хокук бозу җурында протокол төзегән. Гаепле зат штраф түләргә тиеш була.

 

4 нче август көнне Мари Бүләр авыл клубы җитәкчесе балалар белән "Ничек рәхәт җәй көне" дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды.

“Апрель” үзәге балалары кинога бардылар!

Районыбыз басуларында урып-җыю дәвам итә.

Алабуга шәһәрендә Волгоград өлкәсе губернаторының “Сталинград  сугышында җиңүнең 70 еллыгы”  дигән истәлек билгесен тапшыру тантанасы узды.

Бүгенге көндә безнең шәһәребездә Сталинград сугышында катнашкан ике ветеран яши.  Мулла Нәҗипов белән Мирзахмәт Муллахмәтовка әлеге югары бүләкне  Татарстан ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары  Юлия Абдриева  тапшырды.

Сталинград  бәрелешләрендә җиңү - Мирзахмәт Муллахмәтов өчен горурланырлык бердәнбер сәбәп түгел! Ул – Курск дугасы сугышында катнашучы. Моннан тыш, Румыния, Польша җирләрендә барган бәрелешләрдә, Берлинны алуда катнашкан. Һава десантында, аннары артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хәзер Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеранга – 96 яшь!  

Сталинградны саклаучы икенче ветеран - алабугалы Мулла Нәҗипов та бүген мондый югары бүләк иясе булды. Ул Курск дугасында барган аяусыз сугышларның шаһиты. Данлы сугыш кырлары аша, Белоруссия һәм Варшаваны узган. Армиягә 1940нчы елда алынган, 1941 елда сугышка кергән. Румыния чигенә җибәрелгән. Сугыш вакытында шофер булган, үз машинасында эре калибрлы пулемет йөрткән. Дүрт тапкыр яраланган. Быел сугыш ветеранына 100 яшь тулган.

Татарстан республикасында күптөрле тарихи шәһәрләр бар. Аларда тарих һәм мәдәни мирасыбыз булып саналган архитектура һәйкәлләре, комплекслар сакланган. Әлеге мәдәни байлык  һәрвакыт туристларның, сәяхәт кылучыларның күз уңында.

28 - 31 августта республиканың машина төзелеше кластеры Мәскәүгә бизнес-миссиядә катнашу өчен делегация формалаштырыла.

Татарстан Республикасында гадәттән тыш хәл игълан ителде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International