ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты боерыгы нигезендә 2018 елның 3 августыннан республикада азык-төлек ягыннан иминлеккә хәвефле табигать күренешләре – коры җил, туфрактагы корылык, коры һава нәтиҗәсендә туган куркынычны юк итү максатында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Бүген, 7 нче августта, район башлыгы Марат Зиатдинов Татар Борнашы гражданнарын шәхси сораулары белән кабул итте.

«Тәтеш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениясенең Кама Тамагы районы буенча филиалы 2018 елнын 09 август көнне барлык эш табырга теләүчеләрне эш урыннары ярминкәсенә килергә чакырып кала! Ярминкә мәдәният йорты бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: штп Кама Тамагы, К. Маркс ур., 4. Чара сәгать 10 башлана. 

3 август көнне  Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Алабуга шәһәреннән  медицина-социаль үзәгеннән экспертлар килеп китте.

Татарстан Президенты боерыгы нигезендә, Бөгелмә районында һәм республиканың тагын 16 районында 3 августтан гадәттән тыш хәл игълан ителде

Әгерҗенең 80 еллык юбилее уңаеннан һәм шәһәрдә озак еллар төрле тармакларда нәтиҗәле эшләгәннәре өчен бүләкләнделәр.

                Надеждино авылы күп функцияле узәк, бу көнне балала тавышыннан,  җыр тавышыннан шау-гөр килеп торды. Балалар мәданчыгы ачылу  уңаеннан оештырылган  тантана, төрле уеннар, җыр-бию белән дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева елдан-ел балалар саны артуын, авыл җирлегендә балар тавышы тынмасын дигән теләкләрен җиткерде.

Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җирле “Ак калфак” татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан  Явлаштау  авыл җирлегендә “Саба яшьләре көне” узды.

Чистай үзәк район хастаханәсендә йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау буенча медицина советы булды. Киңәшмәдә сырхауханәләр мөдирләре, гомуми практика табиблары, участок педиатрлары һәм хастаханәнең шәфкать туташлары катнаштылар. Көн тәртибендә агымдагы елның 7 ай эчендә Милли календарь буенча һәм эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар планын үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Белгечләр профилактик прививкалардан баш тартучы ата-аналар белән мәгърифәтчелек эшен көчәйтүнең кирәклеге турында фикер алыштылар.Чистай районы буенча вакциналарның бар төрләреннән баш тарту белән 54 бала теркәлгән. Киңәшмә барышында профилактик прививкалар планын үтәүне тәэмин итергә һәм педиатрик участокларда вакцинациядән баш тартулар буенча эшне  активлаштырырга карар кабул ителде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International