ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Чирмешән районы прокуратурасы Татарстан Республикасы  Чирмешән районы буенча Россия  эчке эшләр министрлыгының миграция пунктында закон бозылуны ачыклады

Чирмешән районы прокуратурасы Чирмешән Әлмәт районара почта ташу һәм эшкәртү цехы начальнигына карата эш кузгатты

Бүген Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгының районга килүенең максаты – урып-җыю эшләре белән якыннан танышу.

2018 елның 10 августында җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларга тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләрен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Апас районына чыктылар.

Районга эш сәфәре кысаларында административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукына ия булган затларның һәм районның административ комиссиясенең эшчәнлекләре өйрәнелде, шул исәптән салынган штрафларны түләттерү буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлекләре буенча да.

Җирле үзидарә органнарына административ практика буенча тиешле хокукый ярдәм күрсәтелде һәм административ законнар нормаларын куллану тәртибе аңлатылды.

 

Гидрометцентр мәгълүматлары буенча,  11 августта республиканың көнчыгышында көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +12..+16º, көндез+24..+28º.

Бүген, 2018 елның 10 августында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена дөньяның төрле илләреннән рус телен өйрәнүче студентлар килде. Алар җәй айларында рус телен белүләрен камилләштерү өчен Федераль университетка килгәннәр. 

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сария Сабурская Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең вәкилләре, шулай ук 10нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең вәкилләре катнашуларында күчмә киңәшмәне оештырды. Эш очрашуы барышында сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре турында, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең порталы аша табибларга язылырга алу турында һәм медицина персоналының пациентлар белән аралашу культурасы турында фикер алыштылар. Белгечләр  «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасында басылып чыгарылган хәбәрнамәләрне сыйфатлы карап тикшерү артыннан һәм сәламәтлек саклау учреждениесенең эше турында социаль челтәрләрдә урнашкан файдаланучылар фикерләренә үз вакытында илтифат итү артыннан даими тикшерүне тәэмин итүнең кирәклеген билгеләделәр.

10 августта безнең районга эш визиты белән "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин килде. Көн тәртибендә җирле үзидарә органнарының актуаль  мәсьәләләре  торды. Шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында эшлекле, конструктив сөйләшү булды. Шулай ук визит барышында Әгъзам Гобәйдуллин һәм муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов Тенеш һәм Куйбышев ис. Затон поселокларының Совет биналарының  капиталь ремонтның барышы белән таныштылар.

10 август изге җомга  көнендә «Яшьлек» скверында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелгән фестиваль барышында, Мамадыш районының “Кайгырту” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Шатлык өләш” хәйрия чарасы  үткәрелде.

Төзүчеләр көне бәйрәме Әлмәттә киң күләмдә уздырылды. быел бәйрәм юбилейлы чорда уза. Төп тантана "Нефтьче" мәдәният сараенда узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International