ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2018 ел
шимбә

    Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессионал спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты - зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәтлек, яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту. Без алдагы елларда да районда спорт үсәр һәм ныгыр, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр артыр дип ышанабыз. Ә якташларыбыз төрле бәйгеләрдә матур җиңүләре, яңа рекордлары белән сөендерерләр. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, югары спорт нәтиҗәләренә ирешүегезне телибез.

Кичә, 10 август көнне комиссия Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының граждан җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый советлары белән үзара хезмәттәшлек күчмә чара Көне «Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан республикасы Чүпрәле муниципаль районындагы».

Җәй. Елның бу фасылында балалар аеруча зур теләк белән спорт чараларында, уеннарда уйныйлар. Зур төркем тәрбияче Ибрагимова И.П. “Спорт сөюче гаилә”, дигән спортив чара үткәрде. Балалар үзләренең абыйлары, энеләре, аналары белән көч сынашты. Бу чарада дустанә атмосфера хөкем сөрде. Барысы да бик теләп уйнадылар, сикерделәр, төрле биремнәр үттеләр. Мондый уеннар балаларны якынайта.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

                                                                                                                                               

 

9 август көнне Югары Симет мэдэният йорты каршында “Авылымның айлы кичләре” дип исемләнгән урам концерты уткәрелде .Элеге концертта Эзмэ, Тимершык, Олыяз, Иске Мичән, Сатыш мәдәният йорты һәм Иләбәр ,Кызыл-Мишә авыл клубы хезмәткәрләренең катнашуын авыл халкы аеруча ошатты. Тамашачылар ике сәгатьтән артык артык барган концерта матур җырларга, биюләргә кушылып, күнелле уеннарда катнашып рәхәтләнеп күңел ачтылар.

(Отдел Культуры)

Питрәч районы”Шатлык” приютында мәктәп яшендәге балалар белән “Пиратлар хәзинәсе” дигән уен үткәрелде. Уенда балалар пират костюмнарын әзерләүдә  үзләренең иҗади осталыкларын, фантазияләрен күрсәттеләр. Бик теләп интеллектуаль, спорт конкурсларында катнаштыллар. Уенның нәтиҗәләре нигезендә жюри җиңүчеләрне ачыклады һәм бүләкләр белән бүләкләделәр. Балалар зур канәгәтьләнү алдылар.

Автор: Дәүләт казна учреждениясенең Питрәч муниципаль районындагы “Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приюты".

           


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International