ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2018 ел
сишәмбе

Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.

Чистай муниципаль районында  "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Э.Киямова  һәм Чистай муниципаль районының Кубасс авыл җирлеге башлыгы Н.Логинова белән берлектә дәрес оештырды.

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2018 елның 24 июлендәге № 01.05/187-пр боерыгы нигезендә Саба һәм Теләче муниципаль районнарында 2018 елның 10 августында бөртек җыю комбайннарын тикшерү буенча рейд уздырылды.

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.

2018 елның 13 августында "Корса МТС" ҖЧҖ базасында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе – Хезмәт саклау буенча координацияләү советы рәисе Р.И.Гарифҗанов катнашында 2018 елгы уңышны җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне куркынычсыз башкару таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча күчмә утырыш уздырылды. Советта районның авыл хуҗалыгы формированиеләренең хезмәтне саклау белгечләре катнашты.

Һәркем хезмәт хокукларын тормышка ашыру буенча тигез мөмкинлеккә ия. Кешенең пенсия алды яшенә җитүе аның хезмәт хокукларын һәм иреген чикләргә тиеш түгел.

Чирмешән муниципаль районындагы “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең балалар һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү белгечләре халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү турында аңлату эшләрен  даими рәвештә  алып бара.

Татарстанда урып-җыю тулы куәтенә бара. Барлыгы 1,5 млн гектар мәйдан кырларның 640 мең га өлеше суктырылган. Бу планның 43 проценты күләмендә. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингташулай дип белдерде.

Быел Татарстанда комбайнчылар бәйгесенә 490 грант премиясе каралган. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

Чкалов исемендәге паркта Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Җәй, китап һәм мин – дуслар!” дип аталган “Әдәби эскәмия” оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International