ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2018 ел
җомга

Быел Әгерҗе районында 485 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Аларның 332се – шәһәрдә, 153е – авылларда.

Казанда 16-18 август көннәрендә Россиянең VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумы уза, анда Россиянең 19 төбәгеннән килгән 200дән артык делегат катнаша.

Форумның оештыручысы РФ милли эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумында катнашучыларга сәламләү телеграммасы җибәргән.

2018 елның 15 августы көнне «Якын кешеләр» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче  хатын-кызлар өчен «Тирә-юньдәгеләрне танып белү» дип аталган чираттагы дәрес үткәрде.

Агымдагы елның 17 августында Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесе базасында “Гарантия бирүче сөйләшү” чарасы узды.

Республикакүләм  “Мәктәпкә җыенырга булыш 2018“ акциясе 13 августтан башланып китте. 2007 елның җәеннән бирле уздырыла торган проект беренче сыйныфка бара торган сабыйларга ярдәм итүне күздә тота. 

Танып белү әңгәмәсе “Кешеләрнең шәһәрдә яшәү мохиты” 17 нче августа “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Апикова Р.А.  һәм Самойлова Г.Р. 

Мссакүләм мәгълүмат чараларының, ягулык-энергетика комплексы компанияләре матбугат хезмәтләренең һәм региональ хакимиятләрнең IV Россиякүләм конкурсының төбәк этабына август уртасында эш комиссиясе тарафыннан йомгак ясалды. "МедиаТЭК" конкурсы ике этапта: төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уздырыла. Татарстан Республикасы территориясендә конкурсның төбәк этабын уздыруга вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора.

Заявкалар 2018 елның 5 июненнән 1 августына кадәр кабул ителде, конкурсның төбәк этабында катнашу өчен 10 номинация буенча 12 заявка тапшырылды. "МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабына йомгак ясап, конкурс комиссиясе әгъзалары тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләде. Тавыш бирү беркетмәсе белән түбәндәге сылтама аша танышырга була:http://mpt.tatarstan.ru/rus/ren-2018.htm

Төбәк этабында җиңүчеләрнең проектлары алга таба федераль этапка юлланачак. Федераль этапның экспертлар советы составына иң зур федераль эшлекле ММЧ, Россиядәге югары уку йортларының журналистика факультетлары җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, ягулык-энергетика комплексы өлкәсендәге экспертлар керәчәк, ә экспертлар советына Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков җитәкчелек итәчәк. Конкурска Энергетика нәтиҗәлеге һәм энергетика үсеше буенча "Россиянең энергетика атналыгы" Халыкара форумы кысаларында йомгак ясалачак, ул 2018 елның 3 октябреннән 6 сына кадәр Мәскәү шәһәрендә узачак.

 

Буа районында  беренче  мең  тонна   ашлыкны “Кыят” ААҖеннән  Александр Грачев  суктырды  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International