ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2018 ел
якшәмбе

19 нчы августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән “Мин үз әләмем белән горурланам” исеме астында күмәк рәсем ясадылар. Без бу эшебезне балаларны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан башкардык. Һәр кеше тырышып эшләде, йөзләрдә үз илебез өчен горурлану хисе балкыды.

(Отдел Культуры)

Хөрмәтле Югары Ослан халкы һәм кунаклары!

 Youtube каналында "Соколка Медиа"иҗат видеостудиясенең 3 нче номерлы (14.07.18) чыгарылышын карый аласыз.

Әле кайчан гына шалтыраган соңгы кыңгырау авазы тынып та өлгермәгән кебек, инде кабат мәш килеп балаларны яңа уку елына җыябыз.

Иске Байсар җирлегенә караган Чишмәбаш авылында әлеге мөхтәрәм зат -  бердән-бер йөзьяшәр. Хәер, Актаныш районында бармак белән генә санарлык ул Сәрбикамал Шәйхелкәрим кызы кебек “тере тарих”ларны.

Матур, 18.08.2018 датасында Лаеш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 10 пар яшь пар язылышты. Бергә тормыш юлын узарга дигән карарыгыз ныклымы, чын күңелдәнме, иреклеме? дигән сорауга барлык  кәләш, кияүләр Әйе дип җавап бирделәр. Яшь, бәхетле hәм матур парлар бу көнне законлы ир белән хатын дип игълан ителеп РФ яңа гаиләсе булдылар.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе яшьләрне котлап бәхетле, матур тормыш, уңышлар теләде hәм  истәлекле бүләкләр тапшырды.

Актаныш аэропортының 50 еллык тарихы бар. Көненә ике мәртәбә Ан-24, өч мәртәбә Як-40,  дүрт мәртәбә  L-410 пассажир самолетларында очуларын актанышлылар бүген дә сагынып сөйли. Аэропортны үрнәк хәлдә тотучы, җаен туры китереп, һәр пассажирны да самолетка утыртып җибәрү әмәлен табучы аэропорт хуҗасы Лемар абый турында  бүген инде мәзәкләр иҗат ителгән – яратып, үз итеп, хөрмәт белән сөйлиләр.

2018 елның 18 августында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 800 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.

ГХАТ Идарәсе белгечләр Зиангиров Ильшат Рашат улын һәм Сабирова Эльвира Насих кызын никахлашу көне белән котладылар. Гаилә бәхетегез озын гомерле,  якты булсын! Бер-берегезне яратывп, хөрмәт итеп яшәгез!

Аксубай районының үзәк паркында үз никахларын теркәү күркәм традиция булып китте. Узган җомгада яшь пар - Черкасовлар үзләренең туганнарына һәм якын кешеләренә генә түгел, Аксубайда яшәүчеләргә һәм паркта ял итүче кешеләргә дә бәйрәм бүләге иттеләр. Алар Аксубай муниципаль районының башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә  үз никахларын теркәүче 50нче пар булдылар. Алар икесе дә Казан шәһәрендә торалар, тик үз мөнәсәбәтләрен теркәү өчен кәләшнең туган ягына - бәллүр чишмәләр иленә кайтканнар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International