Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Мичән авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар.
Габдулла Тукай үзенең иҗаты белән үз исемен мәңгеләштерде, ә аның шигырьләрен бүген дә зур ярату белән өлкәннәр дә, балалар да укый. Балачактан алып олы яшькә кадәр кешенең бөтен тормышы тел белән тыгыз бәйләнгән, бу милләтнең иң мөһим билгесе булып тора, ул милләт тарихы һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында мәгълүматны саклый һәм буыннан-буынга тапшыра. 26 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Тукай-шигъри чишмәбез!”дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Алып баручы шагыйрьнең авыр балачагы һәм аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Кечкенә артистлар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Балалар" Бала белән күбәләк"," Кызыклы шәкерт","Эш беткәч, уйнарга ярый"шигырьләрен сәхнәләштерделәр.«Су анасы " әкиятенә нигезләнгән инсценировка чараның үзенчәлеге булып торды. Чара язучының катнашучылар башкаруындагы «Туган тел»җыры белән тәмамланды.
26 апрелькөнне Иске Мичән мәдәният йортында бөек татар шагыйре Г.Тукайның 138 еллыгына багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән интеллектуаль уен-викторинасы узды. Балалар түбәндәге биремнәрне үтәделәр: «Дүрт юллык җый», « Габдулла Тукай әкиятләре геройларын әйт», табышмаклар чиштеләр, Габдулла Тукай исеменә кергән хәрефләрдән сүзләр төзүдә ярыштылар. Барлык катнашучылар да бөтен биремнәрне бик яхшы үтәделәр, бөек татар язучысының биографиясе, әсәрләре буенча искиткеч белемнәрен күрсәттеләр һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде! Чара ахырында балалар барысы бергә татар халкының гимнын- «Туган тел» җырын башкардылар.
25 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Чернобыль.Безнең хәтер ярасы” дип аталган хәтер сәгате үткәрделәр. Чара башында балаларга кешелекнең техник прогрессы өчен җәза булган иң куркыныч экологик катастрофаларның берсе турында сөйләдек. Укучылар фаҗига масштаблары, радиация аркасында барлыкка килгән төрле авырулар, экологик катастрофа нәтиҗәләре, радиация йоктыруга каршы көрәш чаралары турында белделәр. Документаль фильмны карау 1986 елгы экологик һәлакәтнең масштабларын ачык күрсәтергә, ЧАЭСтагы авариядән соң экологик проблемаларны тирән һәм якты итеп яктыртырга мөмкинлек бирде. Чараның ахырында Чернобыльнең кешелеккә соңгы кисәтү булуын ассызыкладылар; кисәтү-атом сугышы очрагында кешелек көткәннең чын образы, һәм аны бөтен дөньяның профессиональ сәясәтчеләре һәм ракета төймәләрендә бармакларын тоткан хәрбиләр генә түгел, ә һәр кеше, социаль дәрәҗәсенә һәм яшенә карамастан, ишетергә тиеш.
26 апрельдә Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Тукай килә безгә һәр язда" инеллектуаль уенын үткәрделәр. Габдулла Тукай иҗатына багышланган балалар арасындагы мавыктыргыч ярыш күңелле үтте. Чара барышында катнашучылар бөек шагыйрь турында тирән белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук уенны үзләренең музыкаль номерлары һәм шигъри әсәрләре белән бизәделәр. Командалар әсәрләр буенча яхшы белем күрсәттеләр, уен нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде!
Алмашынучан болытлы һава.
Җитди явым-төшемсез.
Көньяк-көнчыгыштан искән җил көньяк-көнбатышка таба 7-12 м/с тизлектә, көндез тизлеге 15-20 м/с.
Һаваның төнлә минималь температурасы 11... 14˚.
Көндез һаваның максималь температурасы 25.. 29˚...
26 апрельдә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучыларының "Җыр – моңга күмик җиһанны" дигән күчмә концерты булды. Концерт Килдебәк авыл мәдәният йортынды узды. Тамашачыларга Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары матур программа бүләк итте. Музыка дөньясы безне тумыштан ук озата бара, бу дөнья искиткеч матур, аны күреп булмый, әмма ишетергә һәм тоярга мөмкин.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты кысаларында дәрес үткәрделәр.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү консультациясе
27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:
- көндез һәм кичен көчле көньяк-көнбатыш җиле 15-20 м/с (Казан шәһәрендә 18 м/с)кадәр тизлек белән;
- көн азагында һәм кич белән республиканың көнбатыш районнарында яшенле яңгыр.