2024нче елның 25декабрендә Батыр спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы һәм Баландыш авылы Кубогына район беренчелеген уздырды.
Киләсе елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат индексацияли башлаячак. Димәк, эшләү яисә эштән туктау фактына бәйсез рәвештә пенсия алучыларның барысының пенсияләре артачак. Әмма әлеге факт түләүләрнең арту күләменә турыдан-туры бәйле.
26 декабрьдә Яңа ел алдыннан «Форпост» үзәге активистлары «Яңа ел безгә килә» дигән мавыктыргыч квест оештырдылар, «Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәб» укучылары өчен.
Бүген Б.И.Тихомиров исемендәге премия лауреатларына бүләкләр тапшыру тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара Мәскәүдә узды.
Бүген Мәскәүдә 2025 елда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2025» халыкара форумын әзерләү һәм уздыру һәм 2024 елда узган саммит нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Оештыру комитеты утырышын Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде.
Ул искәрткәнчә, ил Президенты Владимир Путин карары буенча форумның барлык чаралары инде икенче тапкыр федераль дәрәҗәдә уздырылды.
Мәскәүдә «Одеон» театрында бию спортында, брейкингта һәм акробатик рок-н-роллда казанышлар өчен Милли премия – «Экзерсис» тапшыру тантанасы узды.
Чистайда Гаилә елы ябылуга багышланган "Нык гаилә-көчле Россия!" чарасы узды. Чара мәхәббәт һәм аңлау хөкем сөргән, ә балалар бәхетле үскән гаиләләрне бүләкләүдән башланды. Бер - бер артлы сәхнәгә Алексеевлар, Барановлар, Хәбетдиновлар, Галиевлар, Артемьевлар кебек күп балалы гаиләләр күтәрелде.
27 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык, 15-18 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда 14 м/с кадәр), юлларда көчле бозлавык көтелә.