ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2017 ел
якшәмбе

“Татнефть-Кабель” ЧҖҖ 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышында Баулы  муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм “УКА Система-сервис” ЧҖҖ директорының производствоны үстерү буенча урынбасары, баш инженеры Андрей Анисимов катнашты

Безнең районда иң өлкәннәрне юбилей көне белән котлау күркәм традициягә әйләнеп бара. Бүген, үзенең 95 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Михаил улы билгеләп үтте.

3 февраль көнне Тәтеш муниципаль районы Башлыгы урынбасары Евгений Курков Кошки-Новотимбаево халкы белән очрашты

Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Геннадий Самигуллович Халиуллин үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте Юбилярларны котлауда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев һәм ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин катнаштылар. Алар Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

3 февраль көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә икенче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үтте. Ата-аналар каршында мәктәп директоры Надежда Галимҗанова, укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасарлары Фәния Каюмова, Елена Хидиятуллина чыгыш ясадылар. Шулай ук чарада катнашучыларга балалар сәламәтлегенә компьютерның тәэсире, гаиләдә балаларда җаваплылык хисе тәрбияләү темаларына докладлар тәкъдим ителде. Ата-аналар арасында тәрбия темасына тест үткәрелде. Гомуми җыелыштан соң ата-аналар сыйныф җыелышларына таралды.
30 январь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Халык белән очрашуга Биектау муниципаль районы башлыгы  урынбасары Шакиров А.Ш., Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура, ТКХ буенча урынбасары Шайдуллин Д.Ф., Биектау муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Хасбеев Р.Р. килде. Халык алдында 2016 елга отчет доклады белән Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөхрә Гарифуллина чыгыш ясады, шулай ук узган елда эшләнгән эшләргә мәктәп директоры Надежда Галимзянова, балалар бакчасы мөдире Айсылу Галявиева, Алан-Бәксәр китапханәсе мөдире Рузинә Габдрахманова, Әсән ширкәте директоры Зөлфия Абдрахманова хисап тоттылар. Халык алдында шулай ук участок полиция уполномоченные Д.Р.Абдуллин, Дөбъяз янгын отряды начальнигы Г.Г.Валиуллин чыгыш ясады. Йомгаклау өлешендә Әнәс Шакиров чыгыш ясады, үткән елда районыбызда башкарылган эшләр, илдә - дөньяда барган политик үзгәрешләр, илкүләм һәм республикада эшләүче программалар белән таныштырды. Район башлыгы урынбасары шулай ук җирлек халкын эшчән активлыкны күтәрергә өндәде, 2017 елда җирлектә сыерлар санын арттыруны максат итеп куйды.

3 февраля состоялась встреча Главы Тетюшского муниципального района Рамиса Сафиуллова с жителями Жуковского сельского поселения

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан –  2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 9  янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын.  

В Новочебоксарске 3го февраля стартовало трехдневное первенство России по легкой атлетике среди юниоров и юниорок до 20 лет в помещении.

Анда Әлки һәм Алексеевск районнарыннан җиде команда көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International