ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында гражданнар жыелышы  узды. 

Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин һәм башка җитәкчеләр, депутатлар катнашты.

 Бүген Россиядә фән көне билгеләнеп үткәрелә. Бәйрәм 1999 елда Россиянең Президенты белән рәсмиләштерелде.

Мәтәм чарасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова катнашты.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Профсоюзларның гомуми конфедерациясе генераль секретаре Владимир Щербаков белән очрашты. Бу халыкара оешма БДБ илләренең профсоюзларын берләштерә.

ТАССР оешканга 100 еллыгы уңаеннан Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Татарстан-безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән чара узды.

 

Өч айдан бөтен унберенче сыйныфлар укучылары, аларның әти-әниләре, мөгаллимнәр көтеп алган бердәм дәүләт имтиханы килеп җитә. Быел БДИны 229 укучы тапшырачак.

7 февраль көнне Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары булып узды. Һәр муниципаль берәмлектә район Башлыгы Павел Лоханов 2016 елда  район территориясендә эшләнгән эшләр һәм 2017 елга бурычлар һәм планнар турында  халык алдында чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы президенты Бандар Хәҗәр белән очрашу кысаларында партнерлык банкингы системаларын Ислам законнарының тиешле нормаларына һәм таләпләренә туры китерү мәсьәләләре турында фикер алышты.  
«Без Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы арасындагы багланышларны ныгытуга юнәлгән Ислам үсеш банкы төркеме белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Ислам үсеш банкы белән безне күркәм мөнәсәбәтләр бәйли. Элеккеге Президент, хөрмәтле Әхмәд Мөхәммәд Али Әль Мәдәни берничә мәртәбә Татарстанда булды», – диде Рөстәм Миңнеханов: «Үткән елның маенда Казанда Әль Мәдәни әфәнде «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашты, бу төркемне Россия Федерациясе  Президенты кушуы буенча мин җитәклим. 2015 елда без бергәләп аның белән Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина белән очраштык.

"Сәламәтлек әлифбасы" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Ирина Кожевникова "Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше?" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International