ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

1868 елда Санкт-Петербург  шәһәрендә бөек галим Дмитрий Иванович Менделеев завод хуҗасы Петр Капитонович Ушков белән таныша.  

7 февральдә Татар Чаллы авылы халкы белән очрашу булды.

“Ак халатлы фәрештәләр“ акциясе безнең районда беренче ел гына уздырылмый.

2017 нче  елның 8 нче февралендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Хайбулова Рәмзия һәм Хаҗарова Мәдинә китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән белән берлектә “Сталинград” дип исемләнгән патриотик чара үткәрде. Кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән 25 кеше катнашты.

 

Мәгълүм булганча, мондый чаралар Татарстан парламенты тарафыннан 2009 елдан бирле уздырыла.

Внимание, участники и руководители творческих коллективов, обращаем ваше внимание на изменение даты проведения ФИНАЛА районного этапа фестиваля "Созвездие-Йолдызлык 2017", который состоится 14 февраля с 9.00 ч. в Тетюшском районном Доме культуры

“Авангард” җәмгыяте механизаторлары үз алларына техниканы язгы кыр эшләренә 25 мартка кадәр әзерләп бетерү бурычы куйган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан –  0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.   

Шушы көннәрдә Тукай “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев гомуми белем бирү мәктәбенең 3 һәм 4 сыйныф укучылары белән “Хисләр дөньясы” темасына төркемле дәрес үткәрде.

 

 

Бүген Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддә шәһәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин белән очрашты.   

«Россия Федерациясе белән Сезнең оешма арасында диалог һәм үзара хезмәттәшлек бик мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов очрашу башланганда: «Татарстан Россия белән мәшһүр халыкара оешма белән элемтәләрне үстерүгә керткән өлеше белән горурлана. Без ИХОның Үзәк аппараты, аның аерым структуралары белән даими диалог урнаштыруга шатбыз. Кызганычка каршы, бүген дөньяда тынычлык һәм татулык булмаган   төбәкләр күп. Безне, мөселманнарны, бу хәл бик борчый. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Якын Көнчыгышта тынычлыкка ирешүгә аерым игътибар бирә».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International