Районда бүгенге һава торышы
Бүген Казанда авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карау һәм үсемлекләрне яклауда югары технологияле чаралар куллану мәсьәләләре буенча уку-семинар узды.
2017 елның 16 февралендә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» III республика семинары узачак.
Казан шәһәренең “Казаньоргсинтез” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан «Казаньоргсинтез» җәмгыятенә Марий Эл Республикасының Медведев районыннан кайтарылган 476 данә (бер йөк автомашинасы) агач ятмалар тикшерелде.
Биектау районының җаваплыгы чикләнгән “Бакалейщик” җәмгыяте мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы буенча Россеьхознадзор идарәсенең фитосанитар,ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан, Краснодар төбәгенең “Континент Плюс” җәмгыятеннән кайтарылган 20 тонна дөге ярмасы тикшерелде.
Тикшерү барышында үрнәкләр алынып, карантин обьектларның булу булмавын белү өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария лабораториясенә “ җибәрелде.
Тикшерү Татарстан Республикасына һәм Рәсәйгә карантин объектларын кертмәү максатыннан эшләнә.
Карантин турындагы 206 нче Федераль канунның 32 нче маддәсе нигезендә чит җирләрдән кайтарылган карантин продукцияне фитосанитар тикшерү уздырылмыйча куллану тыела. Бу таләпне үтәмәүчеләр админстратив хокук бозулар кодексының 10.3 матдәсе буенча җазага тартылырга мөмкиннәр
Мөрәҗәгать итүчегә җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты канәгатьләндерерлек булмавы хакында