ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Югары Ослан авыл җирлеге бинасында авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков,  иҗтимагый оешма җитәкчесе Рифкать Халиков, депутат Н.Муфталиев, Буа электр челтәре компаниясе филиалы башлыгы В. Караевлар катнашында чираттагы гражданнарны кабул итү булды.

2017 елның 7 март көнне Халык-ара хатын кызлар коне – 8 март бәйрәме уңаеннан, гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 12  яшьүсмер кызга Балтач ГХАТ бүлеге залында  паспорт тапшыру тантанасы булып узды. РФ федераль миграция хезмәтенең Балтач районы бүлеге белгече Руслан Сәләхетдинов  тантаналы рәвештә, шәхесләрен ачыклаучы төп документ – паспортлар тапшырды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бүләккә паспорт тышлыклары һәм “Семейные страницы” дип исемләнгән белешмә әсбап та бирелде. Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин барлык ир-егетләр исеменнән әлеге тантаналы чарада катнашкан кызларыбызны, аларның әниләрен һәм әбиләрен 8 март бәйрәме белән котлап үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәмәрканд өлкәсе (Үзбәкстан Республикасы) Хакиме Химмат Окбутаев белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Искәртик, Сәмәрканд өлкәсе делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде. Делегация әгъзалары "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булдылар, Иннополис ИТ-шәһәрен карадылар, "КАМАЗ" ГАҖ җитештерү мәйданнарында булдылар. 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 8 гражданинны

кабул итте. Вәкаләтле вәкилгә балаларның торак хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, белем алу хокукларын тәэмин итү буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Барлык мөрәҗәгать иткән кешеләрнен сорауларына телдән консультация бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ю.И. Моисеев ис. «Ак Барс» Хоккей академиясе Күзәтүчеләр советы рәисе булды.  

Бүген аңа бу хакта Ю.И. Моисеев ис. «Ак Барс» Хоккей академиясе Күзәтүчеләр советы утырышында хәбәр иттеләр.  

Чара Казанда «Ак Барс» спорт комплексы конференц-залында узды.

«Ак Барс» Хоккей академиясе Күзәтүчеләр советы составына шулай ук Россия Федерациясе Иминлек Советы секретаре урынбасары Рәшид Нургалиев та керде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп үткәнчә, 2016 елда балалар бакчаларында туклану мәсьәләсе буенча Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына 6 мөрәҗәгать килеп ирешкән, алар, нигездә, менюга бәйле.

« Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге   Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның  24еннән 26 мартка кадәр «Ялта - Интурист» Кунакханә комплексында  ( Крым Республикасы,  Ялта шәһ., Дражинский ур., 50)  Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  Крым Республикасы Сәнәгать министрлыгы ярдәмендә «РестоОтельМаркет» отелен, ресторан бизнесын һәм сәүдәне комплекслы җиһазландыру VI махсус конкурсы үткәрелүе турында хәбәр итә.

 

14 март  көнне Олы - Нырты "Миләшкәй" балалар бакчасында катнаш төркеме балалары  елга буйларында үсүче тал песие белән таныштылар. 

 Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Аның тематикасын Халыкара куллану оешмалары федерациясе билгели

Бүген ДПО "Профстандарт" "ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" күпфатирлы йорт хуҗалары өчен укыту семинар үткәрделәр. Чарада 30 кеше катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International