ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Мәскәүдә "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә "КАМАЗ" ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры, "КАМАЗ" директорлар советының кадрлар һәм бүләкләүләр комитеты рәисе Илдар Халиков катнашты. 

 

 2017 елның мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән расланган 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә өлкән буын мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясенең беренче этабын Татарстан Республикасында тормышка ашыру буенча  2017-2020 елларга чаралар планы нигезендә өлкән буын вәкилләре белән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган тематик очрашулар үткәрде

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск муниципаль районының Иске Куак урта мәктәбе укучылары өчен хокук дәресе үткәрде

2017 елның 28 мартында Теләче муниципаль районы хакимиятендә алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булган эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды

Сырхауханәнең яңа бинасында халыкка амбулатория-сырхауханә ярдәменең үсешендә хәзерге заман үсеш юнәлешләрен кертергә планлаштырыла. Бөтен Идел буе районының һәм Совет районы өлеше – Азино микрорайонының торучылары өчен  «Консультатив-диагностик үзәкне» оештыру концепциясе гамәлгә ашырылачак. Бу пациентларга бер бинада һәм үзенең микрорайонында диагностик тикшеренүләр, консультацияләр, дәвалауны узарга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «2016 елның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы медицина оешмаларында хезмәт саклауның хәле» темасына видеоконференция тәртибендә республика селектор киңәшмәсе узды. Анда хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга медицина оешмалары эшенең төп юнәлешләрен билгеләделәр.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлнара Шагиева 2020 елга кадәр РФдә иртә ярдәм күрсәтү Концепциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча төбәкара конференциясендә катнашты.

 

2017 елның 29 мартында Мосолова Татьяна Петр кызына 90 яшь тулды. Петр кызы Татьяна Лениногорск районының Михайловка авылында яшәп, инде менә 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул гомер буе "Октябрьский" совхозында дуңгыз караучысы булып эшләп алдынгы рәтләрдә торган, грамота һәм бүләкләр яулаган хатын-кыз. Чын күңелдән аны олы юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, яшәү дәрте, якыннарының игътибарын, кадерләп торуларын һәм тыныч тормыш телибез!       

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Владимир Кудряшев җитәкчелегендә VII Республика яшьләр форумы кысаларында "Архитектура һәм сәнгать территориясе" тематик мәйданчыгы 14 проектны  көндезге яклау узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International