ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2017 ел
шимбә

Үз авырлык үлчәвендә җиңү яулар өчен көрәшчеләргә биш-алты көндәшен сыртына салырга туры килде.

Куралово мәктәбендә гражданлык һәм патриотизм программасын тормышка ашыру кысаларында район ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая белән очрашу булды. Анда ведомство учетында торган ярдәмгә мохтаҗ балалар да бар иде.

Бүген Югары Ослан мәктәбе укучылары үзләренең укытучылары белән районның күп кенә сфера биналарында: даруханә, китапханә, кибет, “Чемпион” спорт комплексында булдылар, андагы хезмәткәрләр белән татарча әңгәмә алып барырга тырыштылар.

31 нче мартта район үзәк китапханәсендә “Моң” һәм “Диалог” клубы членнары өчен совет композиторы Борис Мокроусовка багышланган  “Онытылмас җыр лиригы” дип аталган музыкаль киоск булып узды.

Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы чикләрендәһәм Русия Янгын сүндерү хезмәте елын бәйрәм итәр алдыннан “Гаилә эше: Татарстан коткаручылары династияләренең 30 вәкиле” исемле имидж интернет-проекты башланган. Аны Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе “Телесемь” (Казан) журналы редакциясе белән бергә оештырган.

Апрель ае Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен 2017 елның 300 нче сабые туу турындагы шатлыклы яңалык белән башланып китте. Бәхетле очрак буенча юбилей сабые безнең хезмәттәшебез Лидия Максиеваның улы булды. Роман белән Лидия гаиләсендә Арсений икенче бала. Олы кызлары Анастасия инде мәктәпкә йөри.

1 апрельдән Алабугада территорияне  җыештыру буенча өмәләр 2 айлыгы башланды. Шимбә – 1 апрельдә Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге белгечләре беренче өмәне башлап җибәрделәр.

Арча районы Симетбаш авылында Сафиннар гаиләсендә бәйрәм. Балалары, оныклары газиз кешеләре, Габдрахман Сафинның, 95 яшьлек юбилеена җыелды. Юбилярны котларга Арча районы башлыгы Нуриев И.Г., авыл җирлеге башлыгы Арсланов Т.А. һәм район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре килгән иде.

1 апрель көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә территорияләрне санитар-экологик чистарту икеайлыгы старт алды.
Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында балалар экология елы темасына рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International