ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Ел саен 2 нче апрельдә укучылар, кече яшьтәге балалар, балалар китабы авторлары Балалар китабы көнен билгеләп үтәләр.

Административ комиссия карары үзенең законлы көченә керүгә, аны бозучы карарны үтәргә тиеш.

Хуҗалык учетын алып бару авыл җирлеге Башкарма комитетларына йөкләнгән. Алар бердәм электрон база төзи һәм актуаль рәвештә саклый. Информацион адрес системасы хуҗалык учетын алып барырга, справка мәгълүматы булдырырга һәм отчет формалаштырырга булыша.

Хөрмәтле Макыл авылы һәм аңа якын авыллар халкы! 11 нче апрельдә сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр Макыл авылы һәм аңа якын авыллар халкын район башлыгы Марат Зиатдинов шәхси сораулары буенча кабул итә. Ул авыл җирлеге бинасында Пионерская урамы, 18 нче йортта узачак.

Казанда “Али” бокс Үзәге призына бокс буенча ачык турнир булып узды.

Мәскәүдә 2017 елның  5 апрелендә Россия Федерациясе Президенты билгеләгән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясе социаль-икътисади үсеш максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Комиссиясе эш төркеменең чираттагы утырышы булды.  

 

7 нче апрельдә Бөтендөнья халдкы Сәламәтлек көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм тик кенә яз көнендә билгеләнмәгән.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы “Кайнар линия” телефонына баласының сәламәтлеге өчен борчылган бер ана шалтыратты

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы өлкән яшьтәгеләр белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати-агарту эше үткәреп килә

     2017 елның 5 нче апрелендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Нарасый шәһәребезнең бала тудыру йортында 3 нче апрель көнне дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни балага Роберт исемен яздырдылар. Чын күңелдән бу гаиләне шундый зур вакыйга белән котлап аларга якты киләчәк, нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез.          


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International