ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Кичә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Вероника Шәрифуллина һәм социаль педагог Агафья Хәертдинова "Космос" дип исемләнгән чара үткәрде.

 

2017 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Полимер көне уздырды.

Чара киләчәктә Казанда Франциянең Exotest лабораториясе филиалын булдыру перспективасына багышланган иде. Лабораториядә полимер эшкәртүче предприятиеләр тарафыннан автокомпонентлар өчен пластикларны сынау мөмкинлеге күздә тотыла.

"Testing laboratory Exotest" компаниясе генераль директоры Эммануэль Бин чарада катнашучыларга проект, шулай ук, полимер композицион материалларны һәм детальләрне тикшерүдә тест алымнары турында сөйләде.

Традиция буенча Полимер көне чыгышлар, ачык диалог, дискуссия рәвешендәге коммуникатив мәйданчык форматында үтте.

Бүгенге көндә мондый лабораторияләр Россия Федерациясендә бөтенләй булмау сәбәпле автокомпонентлар җитештерүчеләр мондый сынауларны чит илләрдә уздырырга мәҗбүр, бу үз чиратында финанс чыгымнар таләп итә.

Exotest лабораториясе филиалы Казанда ачылган очракта полимер композицион материаллар җитештерүчеләр тарафыннан лаборатория Татарстан Республикасы территоиясендә генә түгел, гомумән, Россия Федерациясендә дә ихтыяҗга лаек булачак.

Чарада полимер җитештерүчеләр һәм кулланучы предприятиеләр катнашты:  "Түбән Кама нефтехим", "Казаноргсинтез", "Химград" Технополисы, "ТехноПромПласт" ҖЧҖ, "Магна Автоматив Рус" һәм башкалар, шулай ук, "Форд Соллерс" уртак предприятиесе, "УАЗ" ҖЧҖ, "ГАЗ" Төркеме автомобиль җитештерүчеләре катнашты.

Гольф буенча Бөтендөнья мәктәп лигасы кысаларында дистанцион рәвештә ярышлар уздырырга планлаштырыла

Яшел Үзән районының А.С. Пушкин исемендәге 9 лицеенда русс классиклар әсәрләрен укыдылар. Бәйгедә Татарстан районнары, шәһәрләре гомуми белем бирү оешмаларыннан 150 6-10 сыйныф укучылары катнашты

12 августта Әгерҗе Ипподромы базасында “Пчелино“ республикакүләм бал фестивале уздыру планлаштырыла.

2017 елның 12 апрелендә тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “Укучылар сараена” кунакка барды. Казан шәһәренең Кызыклы фән һәм техника йортыннан килгән белгечләр “Космос һәм техника дөньясында” дигән кызыклы чара үткәрде. Кунакта  мәктәп укучылары да бар иде.

 

2017 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының Кукмара муниципаль районында узган күчмә утырышында катнашты.

Бүген РКХнең Перинаталь үзәгендә берьюлы ике тапкыр өч игез бала туды! Берьюлы 6 сәламәт малай дөньяга килде. Аналар һәм бәбиләр үзләрен яхшы хис итәләр.

Бүген Әгерҗе районыннан көн саен дәүләткә 56,9 тонна сөт озатыла икән, шуның 26 тоннасы – Яңавылдагы мегафермадан. Югары сортлы сөтне Яшел Үзән комбинатына алып китәләр. Ә  һәр сыердан уртача көнлек савым – 20 килограмм.

Дүртенче ел рәттән “ТР муниципаль берәмлекләр Советы“ ассоциациясе Татарстан Президенты ярдәме белән авыл җирлекләре арасында грантлар тапшыру буенча  республика бәйгесе уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International