ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда сәламәтлекне саклау системасын камилләштерү һәм өлкән яшьтәге кешеләргә «гериатрия»  профиле буенча медицина ярдәмен үстерү темасына «түгәрәк өстәл» утырышы узды.

Агымда уку елының беренче яртыеллыгында узган “Свежий ветер - Саф җилләр” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге конкурсның нәтиҗәләре буенча Саба гимназиясенең Гөлнара Раифовна Шиһабиева җитәкчелегендәге «Яшүсмерләр» иҗат коллективы 3 призлы урынга лаек булды.

Космонавтика көне уңаеннан Чирмешән балалар китапханәсендә кадет мәктәп-интернатының 5-6 класс укучылары белән "Галәм миссы: Валентина Терешкова" исемле дәрес уздырдылар.

Быел шәһәребездә биш мәктәпкәчә белем бирү учрежениесе Татарстан Торак, архитектура һәм торак-ком- муналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы “Мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт” программасы буенча төзекләндерелә.

Тойгелде авыл мәдәният йортында космонавтика көне уңаеннан 'Галәм киңлекләре" дип исемләнгән кичә булып узды. 

Алексеевск егетләре һәм кызлары шәһәр һәм авыл командалары арасында волейбол буенча  ТР беренчелеге суперфиналында катнаштылар.

"Алтын Урта" ТК 71А кварталының 427 фатирлы 5 нче торак йортны кулланышка тапшыруга рөхсәт бирелгән.

Районыбызның Дүсмәт авылында яшәүче Козловлар гаиләсе – төбәгебездә атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнә башлаган хуҗалыкларның чираттагысы. Аларның фермасындагы атлар саны дистәгә якынлашып килә. Моннан тыш, әлеге гаилә ун баш мөгезле эре терлек асрый, 40 гектардан артык җир эшкәртә.

12 апрель көнне Яңа Усы авыл мәдәният йортында космонавтика һәм авиация көненә багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" исемле интеллектуаль уен булып узды.

2017 елның 20 апрелендә 14:00 да, түбәндәге адрес буенча Казан шәһ., Петербург ур., 86 Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International