ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2013нче елда Казан дәүләт университеты белгечләре бөтен Татарстан умарталыкларындагы балларның сыйфатын тикшереп чыктылар. Мамадыш районын да читләп үтмәделәр алар. Кыраулда яшәүче Вакыйф Дәүләтшинның балы –бөтен Татарстан күләмендә иң яхшы сыйфатлы, экологик чиста булып чыкты. 

Бүген Казанда Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков “Казаноргсинтез” ГАҖ цехында булды.

Россия ГХМ башлыгы җитештерү цехларын карады, предприятиенең кайбер технологик процесслары белән танышты.

Бүген һәйкәлләр һәм тарихи урыннар Халыкра көнендә “Яшь гвардиячеләр” өмә уздырды.

Бөтен республикада кебек Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» башланды. Бу республика акциясе гадәттәге булды инде . Хастаханәнең хезмәткәрләре белән шушы елда да игелекле эшләр эстафетасында катнашырга бертавыштан кабул ителгән карар кабул ителде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан  2017 елның 11 маенда ТР казнасы составындагы 7 танспорт чарасы сату буенча аукцион игълан ителде. Сату турындагы мәгълүмати хәбәр Министрлыкның рәсми сайтында "Аукционнар һәм конкурслар" бүлегенең "Дәүләт милкен сату" бүлекчәсендә һәм www.torgi.gov.ru федераль сайтында таба аласыз.

Аукционда катнашу өчен гариза бирү һәм башка сораулар белән 264-30-81телефоны аша белешмәләр алырга мөмкин.Җаваплы– Прокофьева Е.А.

Тыл хезмәтчәне Фатхутдинова Хадия Ярулловнага  90 яшь тулды

"Язгы мэрхэмэтлелек атнасы"кысаларында мәдәният йортларында башкарылган эшләр

Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов Мамадышта гражданнарны кабул итәчәк.

2017 елның 18 апрелендә 2 нче ТИҮ  сугыш һәм хезмәт ветераннары белән Бөек Җиңү Көнен бәйрәм итү буенча җыелыш уздырды.

“Язгы изгелек атнасы” бөтенроссия ирекле акция кысаларында Нөркәй авыл китапханәчесе Гыйльмуллина Мәдинә апага барды.Китап-журналларны алыштырып, газетада басылган яңалыклар белән таныштырып, хәлләрен белеп, ярдәмләшеп кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International