ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Яңа Чишмә районы “Ак калфак" оешмасы вәкилләре татар хатын-кызларының Халыкара  форумында катнаштылар

2017 елның 18 апрелендә Буа районы ГХАТ бүлегендә Буа ветеренар техникумында укучы 1 курс студентлары белән  очрашу-әнгәмә узды. Укучы студентлар  ГХАТ бүлегенең язылышу турындагы актлар белән һәм Россия Федерациясе Гаилә кодексында язылган нормалары белән таныштылар.

Форумны оештыручылар 13 апрель көнне иртәнге сәгать 8 дән төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән 360 тан артык катнашучыны теркәп, кунакханәләргә урнаштырдылар. Төшке аштан  соң ТР ның төрле районнарына бару каралган иде. Делегатлар дүрт төркемгә бүленеп Арча, Биектау, Балтач һәм Яшел Үзән районнарына юнәлделәр.

Азнакай районының 18 апрель яңалыкларын тыңларга

Бүгенге кәндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан 3нче балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла.

Рухи мәдәниятыбызның нигезе булган туган телне саклау, үстерү белән бергә, халык йолалары, бәйрәмнәре гореф-гадәтләрен дә җыю һәм теркәү, аларның йә матурлык, халык рухына якын булганнарын сайлап алып халыкка кире кайтару заррури вә гаять тә олуг бер эш ул”.

Мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге чарада актив катнаштылар. Алар Шәтке мәдәният йорты территориясен чистарттылар, карлар тараттылар.

 18 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан  музейга экскурсия булды.

Халкыбызнын мәшһүр улы, горурлыгы, дөньяга танылган акыл иясе Бакый Урманче – нәкыш остасы, сынчы, педагог, Татарстанның һәм Россияның Халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты булуы турында мәгълүмат бирелеп, иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.

Экологик белем көне турында китапханәче Хазипова.Ф.А сөйләде.Сөйләүне электрон презентация дәвам итте, китап күргәзмәсе ясалды.Укучылар экологик әкият белән таныштылар.Балалар яшәвебез белән океаннардан зәңгәр,урманнардан яшел,комнардан сары төстә булган бердәнбер гүзәл Җир ана –безнең планетабызга бурычлы булуыбыз турында сөйләделәр.Чара барышында экологик темага викторина үтте. Балалар үзләренә күп яңалык алдылар, алар әйләнә –тирәлеккә сакчыл карашта булырлар дип өметләнәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International