ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

   2017 елның 19 апрелендә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре “Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел” акция кысаларында, бик актив катнаштылар.

Электрон хезмәтләрен популярлаштыру максатыннан, ЗАГС бүлегенә килүче гражданнарга, хезмәтләрне электрон рәвештә алу өстенлеге турында сөйләделәр. Гаризаны йорт яки эш компьютеры аша бирергә мөмкин икәнен аңлаттылар. Шулай ук, дәүләт пошлинасын 30% ташламалар белән түләү мөмкинлеге бар.

“Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасының тагын бер чарасы – халыкка электрон хезмәтләр күрсәтүе хакында тулы мәгълумат – җиткерү. Шул уңайдан Алабуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева район җитәкчеләре каршында чыгыш ясады.

Бүген, 2017 елның 19 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең тТнтаналар сараенда САҖ, "Таттелеком",  “Игелек чишмәсе" хатын-кызлар оешмасы шәһәр мэриясе, ГХАТ идарәсе һәм "Мәрхәмәт” – оешмасының хатын-кыз – депутатлары  белән берлектә күп балалы гаиләләр өчен хәйрия чарасы уздырылды, анда 47 яшь гаиләгә “Бәби тартмалары” бүләк ителде.

Сугыш ветеранын башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче урынбасары Л.Рыбакова котлады.  Ветеран 1942 елда нефть табу өлкәсендә эшли. Фронтка ул эш белән хезмәт итә. Алабугада 1954 елдан бирле эшли. Ветеран Удмуртиядә, Киров, Куйбышев өлкәләрендә эшли. Ул нефть  һәм газ өлкәсендә атказанган хезмәткәре.

      2017 елның  19 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 85 Чаллы гаиләсе алды.

Танатанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.

Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты һәм анда күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы  рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Россия ислам институты Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм бу объектларның инвестор-оешмалар вәкилләре катнашты.

Тышкы икътисади банк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар Агентлыгы (АСИ)  Россиянең 23 регионында регионнарның бизнес-идеяләрен финанс ресурслары белән турыдан-туры тоташтырырга мөмкинлек биргән һәм бу секторның актив үсешенә китергән инвестицион проектларны җәлеп иткән  яңа технологияләрен гамәлгә ашыра.

 

17 апрельдә  Лаеш шәһәре мәдәният йортында инглиз телендә «School theatre» мәктәп театр коллективлары фестиваль-конкурсы булды. Ташкирмән мәктәбенең 7 сыйныф укучылары инглиз теле укытучысы Сержанова Светлана Махмудовна җитәкчелегендә анда катнаштылар һәм «За оригинальность режиссуры» номинациясендә җиңүче булдылар. Кызлар инглиз телендә «Little Red Riding Hood» - «Красная Шапочка» әкиятен күрсәттеләр. Афәрин!

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның беренче вице-президенты Эсхак Җаһангири белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Тәһран шәһәрендә эшлекле сәфәрдә. Беренче вице-президентка очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтеп, Рөстәм Миңнеханов Иранның төньяк-көнбатышында көчле су ташуда кешеләр һәлак булу (14-15 апрель) сәбәпле кайгыны уртаклашу сүзләре җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International