21апрель көнне башкалабыз Казан шәһәрендә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесе булып узды. Баландыш төп мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия бәйгедә катнашып, “Өметле киләчәк” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. (җитәкчесе – Заһидуллина А.Н.) Котлыйбыз!
Яхшы традицияне дәвам итеп министрлык хезмәткәрләре чираттагы тапкыр Казан шәһәренең Вишневский урамындагы 10 нчы йортта урнашкан Үзәк китапханәсенә өчен китаплар җыйдылар. Бүген алып килгән 62 китап китапханә фондын тулыландырды.
Барлыгы 16 команда,190га якын кеше катнашты. Тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче районы командасы да бик актив чыгыш ясады.
Яңа Карамалы авыл клубы мөдире з нче класс балалары укучылары белән "Без Тукай шәкертләре" исемле викторина уздырды.
«Татарстан музейлары язы -2017” республика акциясе кысаларында «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы “ музеенда «Ком сэгате» проекты күрсәтелде. («Песочные часы»)
"Итәкле кияу" Камайда
17 нче апрельдә старт алган “Язгы игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясе кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре киемнәр һәм уенчыклар җыйдылар.
21-23 апрель көннәрендә Буа шәһәрендә “Сәламәтлек” бөтенрәсәй спартакиадасы кысаларында республика районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан чемпионаты үтте. Ярышта барлыгы 18 команда катнашты,безнең волейболчы кызларыбыз 6 нчы урыннны яулады.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының № 69 27.01.2017 боерыгы нигезендә 18 нче апрельдән 18нче майга кадәр мәктәпләрдә 4-5 нче һәм 11нче сыйныфлар өчен Рәсәйкүләм тикшерү эшләре бара.
Һәвәскәрләр ысулы белән балык тотуның чикләүләре турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә
“Идел Каспий балык хуҗалыгы бассейны” өчен билгеләнгән балыкчылык Кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасы өчен һәвәскәрлек балыкчылыгына чикләү вакыты 25 апрельдән 10 июньгә кадәр билгеләнде-барлык тоту ( табу) кораллары белән). Искәрмәне, 1 граждан өчен яр буеннан, 2 ыргактан күп булмаган, бер чирткечле яки су төбе кармагы тәшкил итә.
Барлык һәвәскәр балыкчы гражданнарны кануннарны саклауга өндибез.