ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Екатерина Погодина һәм Ләйсән Насыйрова "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Князев китапханәсенә экскурсия оештырды.

 

 

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" иреклеләр акциясен тормышка ашыру кысаларында Буа "Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре "Игелекле эшләр көне" акциясендә катнашты.

 

Бүген, 25 апрельдә, Чистай шәһәре Яшьләр үзәгендә "Язгы игелек атнасы - 2017" Бөтенроссия акциясенә нәтиҗә ясалды.

 

Европа иммунизация атнасы кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге эксперты Гүзәл Миргасимова социаль хезмәт алучылар һәм ата –аналар белән очрашты.

 

2017 елнын 24 апрелендә Питрәч районы «Кайгырту» үзәгендә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт белгече Галиәхметова Гөлгенә Хәмид кызы өлкәннәр белән, Татарстан АССРның 100 еллыгы кысаларында, Габдулла Тукайга 131 ел тууына  багышланган «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән  бәйге оештырды.

 

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Иске Вәрәш авылы китапханәчесе 2 группа инвалид Сәлимә апа Харисованың өендә булды.

Бүген, 25 апрельдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Европа иммунизация атнасына багышланган чара узды.

 

"ЭКО ЯЗ 2017" санитар-экологик икеайлык кысаларында Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук учреждение хезмәткәрләре парк, учреждение территориясе, һәйкәлләрне чистарту буенча өмәгә чыкты.

 

Бөтен җиһан табигатьнең иң матур вакыты- тереклекнең уянган вакытында Тукай туган көнне билгеләп үтә. Чепья авылының "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре янында  балалар китапханәчесе "Тукай иленә сәяхәт" исеме астында яңа басмалар белән таныштыру үткәрде.Л.Леронның "Әкиятче малай" шигырен кычкырып укып балаларга шигырьнең "ялгыш" җөмләләрен табарга булышты.

Бөтенроссия "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү социаль педагогы Ольга Тугашова Күңелле компания" курчак театрының "Күңелле этикет" спектаклен күрсәтү оештырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International