Чүпрәле ветераннарына - Президент бүләге
25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Яшәү Республикада минимумы 6935 сумны иткән тәшкил
Апрель ае-шигьрият вакыты. Күңелләргә сихри нур салучы, үзәкләргә үтеп керердәй моң һәм яшәеш чоры. Шул уңайдан, 25 Апрель көнне Көек авылы китапханәсендә әле күптән түгел генә үзенең олуг юбилеен билгеләп үткән күренекле шәхесебез, районыбыз язучылары күгендә үзенең иҗаты белән сүнмәс-сүрелмәс якты йолдызыбыз булган Фәридә апа Шакирова белән очрашу кичәсе үткәрдек. Фәридә апа үзе кабатланмас шәхес, аның иҗаты күбебез өчен үрнәк, тормышның иң төпкеленнән, ачысын да төчесен дә күргән кеше буларак, Көек авылы китап сөючеләренә үзенең тиңсез иҗатын җиткерде. Үз чоры кешеләре белән хатирәләрен яңартты, укучы балалар тарафыннан шигырьләрен тыңлап хозурландык. Гомумән, музыкаль сәламнәр белән үрелеп барган әлеге чара бик җанлы үтте. Фикер алышулар белән бергә үрелеп барган бу кичә һәр килгән кешегә дә рухи хәзинә булып күңелләренә урнашты.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләре "Язгы яхшылык атнасында" катнаштылар
Казанда "Уңышлы мәктәп" грантының икенче этабы узды.
“Көнчыгыш” автовокзалы 28 һәм 29 апрель, 3, 5 һәм 6 май көннәрендә Яр Чаллы, Актаныш, Менделеевск һәм Минзәлә шәһәрләренә өстәмә рейслар оештыра.
"Язгы игелеклелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Буаның 5нче гимназиясе укытучысы Казначеева җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары белән хәйрия ярдәме оештырылды.
17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Язгы игелек атнасында" тематик чаралар узды.
“Көньяк” автовокзалы 28 һәм 29 апрельдә Тольятти, Нурлат, Чистай, Түбән Кама, Базарлы Матак, Болгар һәм Чирмешәнгә өстәмә рейслар оештыра.