ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

26  нчы  апрельдә  Теләче урта мәктәбендә Габдулла Тукай  туган  көненә багышлап зур Шигырь бәйрәме үткәрелде. Җырлы – биюле бәйрәмдә укучылар Габдулла Тукайның яраткан шигырьләрен сөйләделәр. 6 нчы сыйныф укучылары “ Аулак өй” күренешен сәхнәләштерделәр. 11 нче сыйныф кызлары үзләренең яраткан җырларын  җырладылар. Якупов Илсаф курайда  уйнады.  Бәйрәм “  Туган тел” җыры белән    тәмамланды. Шигырь бәйрәме барлык катнашучылар  күңелеңә дә ошады.  Соңыннан Шигырь бәйрәме  Теләче районы мәдәният йортында  дәвам итте.

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен һәм 9 май Җиңү көннәрен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә,  «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниипаль хезмәтләр күрсәтү МФЦ» ( «Минем Документлар») Дәүләт бюдҗет учреждениесе филиаллары гаризалар кабул итүнең түбәндәге графигы буенча эшләячәкләр:

 

"Гражданлык сәгате" республика проекты.

27 апрель көнне Алан авылы китапханәчесе Хисамиева Г.Ә. , Алан авылы балалар бакчасында “Без Тукай оныклары” дигән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә балалар аның иҗаты һәм әкиятләре белән таныштылар.

Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культурасы инструкторы Гөлчәчәк Шакирҗанова “Инновацион технологияләр” темасына "Белгечләр советы" үткәрде.

 

 

В нем участвовали представители семи районов: Менделеевска, Нижнекамска, Елабуги, Мамадыша ,Лаишево ,Рыбная-Слобода и Тюлячи. Семинар провел Заместитель Премьер- министра Республики Татарстан - министр сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан Марат Готович Ахметов. Анализированы состояние животноводства и поставлены задачи на будущее. Своими мнениями и предложениями обменивались также Заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан по животноводству Н.Н.Хазипов, Глава Тюлячинского района И.Ф.Зарипов, генеральный директор ООО «Фортэкс» Р.А.Галямов и руководитель хозяйства ООО «АгроЛак» Ф.Ф.Гилязутдинов.

ГАУЗ «Яңа Чишмә РҮХ ЦРБ» май бәйрәмнәрендә эш графигы

Шагыйрьгә 131 яшь тулу уңаеннан Алан авылы китапханәсендә “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” исемле тематик кичә үткәрелде һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар шигырь конкурсында, викторинада бик теләп катнаштылар,Тукайның әсәрләрен укыдылар.

Шул уңайдан, 26 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә “Чернобыль хатирәләре” дип исемләнгән мәгълүмати почмак эшли башлады. Биредә Чернобыль авариясенең 31 еллыгына багышланган фотоматериаллар, үзенең күләме һәм фаҗигале  нәтиҗәләре буенча дөнья тарихында иң зурысы булган һәлакәт турында мәгълүматлар урнаштырылды.

Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде.  Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр  итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды.  Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International