Иртәгә, 11 майда Яр Чаллы шәһәрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада 13 предприятие вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Узган дүшәмбедә төнге 22 сәгатьтә, район мәгариф бүлеге янында, бүлек һәм 2нче санлы лицей җитәкчеләре, әти-әниләре, Ульяновск шәһәрендә узган биология буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерларын каршы алдылар.
2017 елның 7 май көнне Айдар авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылап бик зур бәйрәм үтте. Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш., тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашты. Ветераннарыбызга алдагы тормышларында бары тик саулык белән озын гомер кичерүләрен теләп рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә административ комиссия утырышы булды.
Соңгы елларда юллардагы иминлек проблемасы турында аз сөйләнелми. Күпме профилактик чаралар үткәрелә. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар, аларга битарафлар санының кайчан да булса кинәт кенә кимүен күрергә насыйп булыр микән?
Бу бәйрәмдә авыл халкы,мәктәп укутучылары,укучылар катнашты . Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары тыл ветераннары булды. Соңыннан тыл ветераннарына чәй эчертү оештырылды.
6 май көнне ТР Милли музеенда социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара оештырылды. Чарага Яшел Үзән "Гнездышко" һәм Балык Бистәсе районы "Акчарлак" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлары карамагындагылар чакырылды.
Билгесез солдат һәйкәленә венок куелганнан соң, авыл халкы Шармыш мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән «Не смолкнет слава тех далёких лет» исемле концерт карарга клубка уздылар. Чара чәй табыны артында дәвам итте.