ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Укучының культура көндәлеге” проекты кысаларында Югары Ослан Үзәк китапханәсендә конкурсның финалы узды.

      Кузкәй   авыл җирлегенә караган Югары Байлар   авылында гомер итүче Гөлсем Шакирҗан  кызы Харисова  90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Тукай муниципаль район администрация эшчеләре юбилярга   Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын  һәм бүләкләр  тапшырдылар.Шулай ук юбилярны район   ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов   һәм   авыл җирлеге башлыгы котлады. 

      Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда  2017 нче елның 11 майда көнне 24 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  кызы ачты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч А.Н. Шамсуллина, Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар. 

     Бәйрәм күтәренке рухта узды.

Игорь Семашко Дөнья кубогындагы күрсәткечләре буенча Будапештка барачак ил җыелмасына кертелгән.

   11 май көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

2017 елның 11 маенда  Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көне алдыннан Тәтеш беренче номерлы урта мәктәбенең  5 сыйныфы укучылары өчен (класс җитәкчесе А.Н. Пигилова) экскурсия узды.

ГХАТ бүлеге начальнигы Дианова Лариса Михайловна укучыларга гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, гаилә традицияләрен ныгыту буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып очрашу дәверендә килеп чыккан дискуссиядә катнаштылар.

8 май көнне Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында тантаналы чара уздырылды.

10 нче май көнне Бөрбаш китапханә филиалында "Бәхетле балачак" исемле кичәдә мәдәни көндәлеккә йомгак ясалды. 

Бүген «Пирамида» КСКда А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 85 еллык юбилее зур концерт программасы белән тәмамланды.  

Бу кичәдә тамашачыларга лазер-шоу һәм югары уку йорты студентлары һәм аны тәмамлаганнар катнашында иҗат программасы тәкъдим ителде.   Таантананың мәртәбәле кунаклары арасында: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты» ФДУП директоры Валентин Костюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың һәм илнең әйдәүче югары уку йортлары ректорлары.

 Спас районы Балымер авылында яшәүче  туксан яшьлек Александра Кузяйкинага тормышның барлык кыенлыкларын күрергә туры килә.

Полянка авылында ишле гаиләдә туып үскән кыз бик иртә нужа арбасына җигелә. Әти-әнисе Петр Тимофеевич белән Татьяна Петровна зур хуҗалык тоталар: атлары, сыерлары һәм зур гына  йорт яны җирләре була. Тазарак тормыш белән яшәгән Алексеевларны башкалар белән бергә кулаклар исемлегенә кертеп, башка җиргә озаталар. Сигез яшендә кызның әтисе үлә һәм тормышның бөтен авырлыгы әнисе җилкәсенә төшә. Бу елларда ачлыгын да, ялангачлыгын да алар күп күрә. Кияргә киеме булмаганлыктан, ул  ике класс кына укып кала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International