ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 6  нче урта белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныф укучылары килде. Монда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелде. Бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.

2017 елның 24 маендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 16 нче  мәктәпнең 9 «А» сыйныф укучылары белән берлектә гаиләне алып бару дәресе үткәрелде.

ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова-Реутина  мәктәп укучыларына  гаилә кыйммәтләре һәм гаилә тормышына ничек әзерләнергә, ныклы, тату  гаилә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәклеге хакында сөйләде.

Азнакай районының 24 май яңалыкларын тыңларга

Россия Федерациясендәге Әрмәнстан  Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Вардан Тоганян белән 25 майда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина очрашты.

2017 нче  елның  24  маенда  Әгерҗе  шәһәрендә  республика  күләмендә    үткәрелүче  һөнәри  осталык  конкурсы  старт  алды.

7 районның  иң  оста,  иң  чибәр  һәм  талантлы  ЗАГС  бүлеге  хезмәткәрләре  чыгыш  ясадылар.

Татарстан  Республикасы  ЗАГС  идарәсе  начальнигы  вазифасын  вакытлыча  башкаручы  Әхмәтҗанов  Ринат  Харис  улы  җитәкчелегендәге  жюри  членнары  җиңүчеләрне  лаеклы  билгеләделәр.

Барлык  катнашучыларны  дипломнар  һәм  кызыклы  бүләкләр  көтә  иде.

2017 елның 25еннән  31 майга кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 27 августындагы «Татарстан Республикасы кече һәм урта әшмәкәрлек милкен яклау и аккредитацияләү турында» 616нчы карарына ярашлы рәвештә,  аккредитация алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек милкен яклау  инфраструтурасы  субьектларыннан заявкалар кабул итү игьлан ителә.

 

2017 елның 1 августына кадәр  «ЛУКОЙЛ» ААҖ социаль һәм мәдәни проектлар VIII Конкурсына заявкалар кабул ителә, аны Татарстан территориясендә «РИТЭК» ААҖ («ЛУКОЙЛ» төркеменә керә) уздыра.

 

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Буген “Сарман” кинотеатры янындагы үзәк мәйданда Сарман балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Сарман гомуми белем бирү мәктәбе»нең һәм «Сарман гимназиясе»нең 1 – 4 сыйныф укучылары өчен Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International