ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Яңа Арыш авылы егете, көрәшче Дилүс Сабантуйлар чорында үзен күп кенә төбәкләрдә танытып ала.

Район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов узган шимбә көнне Шеланга белән Октябрьский поселогында бара торган төзелеш объектларын карап чыкты.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Быел да ул балачакның истәлекле, күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы гөр килеп торды, балаларның шат авазлары тынып тормады. Алар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде. Мәйданның башында ук, килүче кунакларны милли киемнәрдән киенгән балалар чәкчәк һәм гармун моңнары белән җылы сәламләп каршы алдылар. Сәнгать мәктәбе һәм “Сәләт” балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм биредә шөгыльләнүче балалар һәркемгә бәйрәм рухы өстәделәр.

Буа шәһәрендә яшәүче Әхмәтовлар гаиләсе 2017 елның 4 июнендә үзләренең ике юбилейларын бәйрәм иттеләр. Гаилә башлыгы Фәрит абый 90 яшьлеген һәм шул көнне тормыш иптәше Фидания апа белән 55 ел бергә гомер итүләрен үткәрделәр. Шушы матур көнне аларны Буа муниципаль районы башлыгы вазыйфасын башкаручы Илдар Фәрит улы Еремеев, социаль бүлеге урынбасары Ләйлә Рөстәм кызы Камалова, ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева  һәм  туганнары, күршеләре тәбрикләделәр.

 Аларның уллары Ризван туган. Интернет чыганаклары аша тәрҗемә иткәндә бу исем “канәгатьлек, яхшылык теләү” дигәнне аңлата. Алар аралашырга яраталар.

Бәхетле әти-әниләр балалары тууына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан исемле котлау открыткасы һәм беренче документ-туу турында  таныклык алдылар.

1 июньдә Халык ара балаларны саклау көнендә Яр Чаллы шәһәрендә 14  яңа туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү узды: 8 кыз бала  һәм 6 малай.     Бу балаларга сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!     Әти-әниләрен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсыннар!

Агымдагы елның 01 нче июнь көнендә,  Кукмара районың ГХАТ бүлегендә 200 нче бала исәпкә алынды. Мәрьям исемле бала Кукмара районы Кәркәүч авылының Габдрахманов Фидан һәм Гөлшат гаиләсендә өченче бала булып 13 май көнне дөньяга килә.

Бәхетле әти-әнине тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова З.Т. котлады, Татарстан Президенты Р.Н.Миннеханов һәм район Башлыгы С.Д.Димитриев исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

2017 елның 02 июнендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, "Гаилә нигезләре" курсы кысаларында, шулай ук яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, психолог 1 курс медицина көллияте студентлары белән чираттагы очрашу оештырылды. Очрашу темасы: "Хатын-кызның табигате сере". Кызларга хатын-кызның киләчәктә нык гаилә төзү өчен табигатьтән бирелгән мөһим сыйфатлары турында мәгълүмат тәкъдим ителде, һәм шушы сыйфатны саклау һәм үстерү сере чишелде.

5 май көнне 15.00 сәг. Яр Чаллы шәһәрендә яман шеш авырту белән пациентлар һәм аларның якыннары өчен Мәктәп узачак. Ул Мәктәп ТР саклау сәләмәтлек министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры (РКОД), РКОДның Яр Чаллы филиалы, ашыгыч  медицина ярдәме хастаханәсе һәм “Яман шеш авыруларын җинәбез” дигән иҗтимагый оешмасы катнаштылар.

Бүген Сарман районында, Сарман-Әлмәт юлынның 7нче километрында, юл-транспорт вакыйгасы булды. Җиңел автомобиль һәм фура бәрелешү нәтиҗәсе буенча ике кеше һәлак булды. Бәрелеш урнына Сарман район хастаханәнең ашыгыч ярдәм бригадасы чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International