ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Зәй муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратында һәм җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә.

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин дәүләт-хосусый партнерлык чикләрендә «БАРСМЕД» диагностик үзәге белән 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә ачылган яңа магнит-резонанс томографиясе кабинетын карап чыкты.

        Яр Чаллы шәһәрендә үзенә бер төрле исемнәр  балаларга кушалар. Малайларга: Святозар, Архип, Сайдаш, Кириян, Мирослав, Фозил, Лука, Макарий, Матвей, Рамазан, Арсений, Илья, Тимерхан.
Кызларга: Юнна, Ясения, Ярослава, Юшене, Эллада, Сююмбике, Стефания, Аиша, Агата, Сылу, Земфира, Афиэлла, Глафира, Злата.

Лаеш районына эш визиты белән Башкортостан Республикасы Бәләбәй шәһәреннән коллегалар килде.

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы журналистларны “Табигать белән гармониядә” конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 7 тематик номинация буенча үткәрелә:
1. “Сокландыргыч матурлык” – сирәк һәм уникаль табигать күренешләре.
2. “«Өйрәнелмәгән Россия” – картадагы уникаль һәм кыен юллы урыннар.

Татарстан Республикасы һәм гомумән ил үсеше өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү өстенлекле әһәмияткә ия. Әлеге эш сыйфатына турыдан-туры инвестицион эшчәнлек нәтиҗәлеге бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында белдерде. 

"Татарстан Республикасында сәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүдә төбәк стандартын гамәлгә ашыру" темасына утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, видеоконференцэлемтә аша бөтен муниципаль районнар да катнашты.

Чарада шулай ук "Яңа проектларны алга этәрүдә Стратегик инциативалар агентлыгы" АКО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты. 

 

Бүген Чистай үзәк район хастаханәсе территориясендә кан тапшыру буенча акция булды. Анда шәһәр һәм район халкы катнашты. Битараф булмаган кешеләр күп булды – пациентларның гомерләрен коткару өчен донорлар 22 литрдан артык кан тапшырдылар. Кан тапшыруда катнашканнар арасында – мактаулы донорлар, хастаханәнең һәм мәдәният үзәгенең хезмәткәрләре.

 

2012 елда Татарстан Республикасында, гүзәл боланның санын үрчетү буенча(Artiodactyla – Пар тояклылар отряды,    Cervidae Goldfuss, 1820 – Боланнар гаиләсе,       Cervus Linnaeus, 1758 – Гадәти боланнар төркеме, Cervus elaphus Linnaeus,1758- Гүзәл боланнар төре), Президент Р.Н. Миңниханов белән башлап җибәрелгән  программа старт алды.

Табигатькә чыгара торган  вәкил  сыйфатында, яшәү урынын һәм ризыкны сайлау сорауларында иң салмак төр шикелле, Алтай маралы  (Cervus maral asiatica sibirica) сайланды.

Хайваннарны беренче  алып кайтудын узган вакыт арасында – Зөя аучылык хуҗалыгы ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”ндә хайваннарны үрчетүне, бу төр өчен кирәкле ветеринария процедураларын үзләштерделәр һәм, иң мөһиме,  безнең климатка һәм ризыкларга  гадәтләнгән  инде ике буын “татарстан” маралларын үстерделәр. Нәкъ шул хайванарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Нургали улы Миңнеханов бүген «Урман  чишмәсе» дәүләт табигать аучылык  тыюлыгына чыгарды. Аннан башка, Идарә белән тагын ике төркем алтай мараллары Биләр һәм Мишә дәүләт табигать  тыюлыкларына чыгарылдылар.

Барлыгы безнең белән  табигый яшәү тирәлегенә  46 баш күрсәтелгән төр чыгарылды.

Алтай маралларын табигый яшәү тирәлегенә  чыгаруның төп максатлары:

а) Татарстан Республикасының  биләмәләрен яңа төр аучылык хайваны белән баету;

б) республика аучылык хуҗалыгы гамәленә инновация, экология технологияләре ( кыргый хайваннар үрчетү) кертү- төрне ирексездә үрчетү һәм соңыннан аны табигатькә чыгару.

Шуның белән  табигать саклау этабының мөһим башы салынды- республика экосистемасына кеше гаебе буенча югалган төрләрне кайтару.

2017 елның 26 маенда Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокурорының юридик зат – "ЖЭУ №13" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу эше буенча эш кузгату турындагы карары килеп иреште. Шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "ЖЭУ №13" ҖЧҖ офис бинасындагы һәркем күрә ала торган мәгълүмат стендларында (баганаларында)  РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 № 731 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартында каралган мәгълүмат тулы күләмдә урнаштырылмаган.РФ Хөкүмәтенең 23.09.2010 № 731 карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан  мәгълүмат ачу стандартының 5 пункты буенча идарәче оешмалар тарафыннан мәгълүмат аны идарәче оешма бинасындагы мәгълүмат стендларында (баганаларында) урнаштыру юлы белән ачыла.  "ЖЭУ №13" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең гамәлләрендә РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составы күзәтелә – торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозу. 2017 елның 05 июнендә административ эш материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясендә карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча юридик зат – "ЖЭУ №13" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 30 000 сум күләмендә штраф салынды.

     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International