ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш визиты белән килде.

Иң баштан ук ул Ашхабадта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Алар Россия Федерациясенең динамик рәвештә үсүче төбәге буларак Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында хеәзмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия Федерациясендә Беларусь Республикасы Илчелегенең яңа билгеләнгән Казандагы бүлекчәсе җитәкчесе Олег Исаев белән очрашты. Очрашу барышында республикалар арасында киләчәктә хезмәттәшлек итү сораулары каралды.

Белешмә өчен:

2017 елның июненнән Олег Филипп улы Исаев Россия Федерациясендә Белоруссия Республикасы Вәкиллегенең Казандагы бүлеге

җитәкчесе итеп билгеләнде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкта ришвәтчелек торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сорашу дәвам итә. Анкетаны “Ришвәтчелеккә каршы тору” – “Җәмәгатьчелек фикерен сорашу, анкеталар” бүлегендә узарга мөмкин. Сылтама: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm.

Булачак парлар психосоматик авыру куркынычы үсешен билгеләү максатыннан тест үтәләр.

Россия Федерациясе Президентыны 2012 елның 10 сентябрендәге «Эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру өчен Россия Федерациясе субьектларының югары вазифадагы затлары (7дәүләт властенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) башкарма власть югары органнары җитәкчеләренең э шчәнлегенең нәтиҗәсен бәяләү турында» 1276нчы Указына ярашлы рәвештә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру өчен башкарма власть федераль органнары җитәкчеләре эшчәнлеген бәяләү өчен юнәлешләр исемлегенә кертелә.

 

28 һәм 29 июнь көнне Татарстан халыклар дуслыгы йорты  алтын юбилейларын билгеләп үтүче парларга үзенең ишекләрен ачты.

Бүген Республика клиник хастаханәсенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының  Балаларга медицина ярдәме һәм бала табуга ярдәм итү хезмәте департаментының директоры урынбасары, м.ф.д., профессор Олег Филиппов РКХнең Перинаталь үзәгенә килеп китте. Визит Казанда бүген узган «Регионда акушер-гинекологик һәм перинаталь ярдәм оештыруның көнүзәк  мәсьәләләре» киңәшмәсе чикләрендә булды.

Бүген Россия ФАСның укыту-методик үзәгендә дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарының монополиягә каршы законнар үтәлеше өлкәсендә Һәм шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт закупкалары турында законнар үтәлеше өлкәсендә Татарстан Республикасы буенча монополиягә ааршы Федераль Идарәнең хокуктан файдалану нәтиҗәләре халык катнашуында каралды.

 

Бүген Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. киңәшмәнең көн тәртибендә киләсе сораулар каралды:

1.  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә “Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны”  исемендәге региональ әһәмияттәге зоология тыюлыгы оештыру турында карар проектын   һәм   Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының   “Татарстан Республикасы территориясендә “Мишә елгасының тамагы”  исемендәге региональ әһәмияттәге зоология тыюлыгы оештыру турында карар проектын тикшерү;

2. Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан  соры аюны чыгару турында сорауны тикшерү;

3. Иҗтимагый киңәшмә катнашмасына яңа әгъзаларны кертү соравын тикшерү.

Тәкъдимнәр,  норматив хокукый акт проектлары һәм Иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының кандидатлары бертавыштан якландылар.

Бүген Җәрәхәтләнүне һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларын профилактикалау елы чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәге җирлегендә җәрәхәтләнүне һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларын профилактикалау темасына Республика плакатлар конкурсының икенче туры йомгакларын ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International