ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2017 ел
якшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгында Зәйдәге юл-транспорт һәлакәте сәбәбенең якынча версиясен атадылар. Экспертлар авариянең ничек килеп чыккананын фаразлый. Пассажир автобусы йөк машинасы белән бәрелешкәч, автобусның алгы тәгәрмәче чыгып очкан, һәм ул уң ягына ауган. Нәтиҗәдә, безнин багы янып китә. Бу хакта “Россия24” телеканалында Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарә башлыгы урынбасары Сергей Добряков хәбәр иткән.

Бүген, 2 июль, Зәй районында килеп чыккан фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне дип игълан ителә. 

Бу әлмәтлеләр тарафыннан уздырылучы өченче ЕвроСабантуй.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Зәй районында булган юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүматларны җиткерде.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, пассажир автобусында 29 кеше булган (28 пассажир һәм автобус йөртүчесе), ул “КАМАЗ” йөк машинасы белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак була.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә Удмуртия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка һәм Самара өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу телеграммалары җибәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы  юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн. сум күләмендә бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.  

2 июльне матәм көне дип игълан итү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген имзалаган Указ уңаеннан Алексеевск районында Сабантуй 8 июльгә күчерелә.

Бу карар Зәй районында юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булу сәбәпле матәм көне  игълан итү уңаеннан кабул ителде.

1 июльдә Апас районы Сабантуй аланында үзләренең алтын туйларын билгеләп үтүче парлар һәм  яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр дә мәйдан түрендә булдылар.50, 55, 60 ел бергә торучы юбиляр гаиләләр гәдәттәгечә шәл, түбәтәй һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр һәлак булуга бәйле рәвештә Удмуртия Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка һәм Самара өлкәсе Губернаторы Николай Меркушкинга кайгы уртаклашу телеграммалары җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International