ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2017 ел
шимбә

Шәһәрнең иң яхшы парларына мәхәббәт һәм тугрылык өчен медальләр тапшырылды.

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2017 халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен Екатеринбургка килде. 

Иртәгә, 2017 елның 9 июлендә, Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2017не ачу тантанасында катнашачак, аның кысаларында Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путин чыгышы көтелә.

ТР ГИС «Халык контролендә»кулланучыларга  материаль бүләкләү кертте.

Хөрмәтле Яңа Чишмә  районы халкы! Сезне Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне белән котлыйбыз!

8 июль көнне Сарман районы Әлмәт авыл җирлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне унаеннан күп еллар бергә гомер итүче парларны котладылар.

Рәис һәм Филия Хайбрахмановларның гаилә коруларына 55 ел. Алар гомер буе колхозда эшләгәннәр. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 10 оныклары, 3 оныкчыклары бар.

Турсунбай һәм Лена Джапасбатовларның гаиләсе быел алтын туйларын билгеләп үтәләр. Алар терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыгалар. Өч бала тәрбияләп устерәләр, 6 оныклары, бер оныкчыклары бар. Гаиләләргә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм озын гомер телибез.

2017 нче елның 7 июлендә Ленино авыл мәдәният йортында Гаилә көне уңаеннан алтын, изумруд, бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаиләләр катнашында чара узды

8 июль көнне Кама Тамагы штп Т.Миңнуллин ис. паркта "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. 

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, Сабантуй кунаклары балалар мәйданына менделәр, анда мактаулы кунакларны милли уеннар һәм конкурслар белән каршы алдылар. "Мәдәни мохит" мәйданында барысы да урам сәнгатенең заманча юнәлешләре белән таныштылар: музыкантлар, шамакайлар, колга аякларды йөрүчеләр, мимнар, фокусчылар осталыгын күрсәттеләр.

     2017 елның 8 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә халык бәйрәме-Сабантуй узды! Сабантуйның ачу тантанасында иң якты момент ул туй парады булды. Барлык майданда җыелган халыкны яшь парлар сәламләделәр. Алар ап-ак машиналарда майдан буйлап уздылар һәм өйләнмәгән кызларның кай-берәүләре кәләшнең чәчәк бәйләмен тота алды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 8 июль көнне үзара дустанә һәм җылы мөгамәләдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Гаилә елъязмасы” дип исемләнгән тантаналы бәйрәм узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International