ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2017 ел
якшәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстанның Регби федерациясе Президенты Алексей Песошин регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа гран-при сериясенең II этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Бу чара Казанның Үзәк стадионында узды, анда шулай ук Антимонополия федераль хезмәте җитәкчесе, Россиянең Регби федерациясе Попечительләр советы рәисе Игорь Артемьев катнашты.

Матур һәм күркәм традиция буларак, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, язылышу турындагы таныклыклар матур "ромашкалы" конвертларга салып тапшырылды. Бөгелмә шәһәре  ЗАГС бүлегендә бу көндә 10 яңа тар теркәлде.

Бүген Польшаның Краков шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 41нче сессиясе карары белән Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрендәге монастырь Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу хакта утырышта рәислек итүче Португалиянең ЮНЕСКОдагы Илчесе Хосе Филип Мендос Морес Кабраль белдерде.

Республиканың Дәүләт советы рәисе "Ефәк юл" раллисының Татарстандагы махсус участогы башлануын билгеләде.

2017 елның 9 июлендә 18 сәгатьтән 10 июль 20 сәгатькә кадәр метеориологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2017 елның 9 июлендә 9 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр метеориологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

ЗАГС бүлекләре оешуга 100 ел туу уңаеннан Алабуганың үзәк урамында юбилейга багышланган баннер куелды. Менә инде 100 ел ЗАГС хезмәткәрләре туудан алып үлемгә кадәр кеше тормышына кагылышлы вакыйгаларны теркәү белән шөгельләнә.

“Сәламәтлек“ Спартакиадасы кысаларында Әлмәттә район командалары арасында ике көн дәвамында шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

Ярышлар Александровка, Кызылъяр, Васькино Туйралы, Исергәп авылы мәйданчыкларында узачак.

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә илебездә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – Россия почтасы көне билгеләп үтелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International