ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2017 ел
шимбә

23 нче июҗьдә көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 16-21 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә.

Җәйге ял вакытына карамастан Югары Ослан муниөипалҗ район Советы һәм  Башкарма комитетында эшләр кайный: мәктәп һәм балалар бакчаларында ремонт, иҗат мәктәбе төзелеше, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, юллар төзү һ.б. Авыл хуҗалыгында бик кызу чор. Шәһәрдән авылга күчеп яшәүчеләр дә бермә-бер артты. Шул сәбәпле гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр дә бик күпкә артты.

Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Пенза өлкәсендә VIII Бөтенроссия авыл Сабантуен бәйрәм итүдә катнашты. Быел татар милли бәйрәме Урта Әләзән авылында  узды. Рөстәм Миңнехановны Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, ТР Президентя ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров озата йөрделәр. 

Район үзәгендәге иң иске мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – “Колобок“ балалар бакчасы быел Республиканың капиталь ремонт программасына керде. Бакча 44 сабыйга исәпләнгән. Нигездә анда Аксубайның төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче балалар тәрбияләнә. Капиталь ремонтка 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага бинаның тышкы ягы яңартылган, эчке бизәү эшләре башкарылган, инженер коммуникацияләре тулысынча алмаштырылган, аш бүлмәсе һәм бәдрәф төзекләндерелгән. Капиталь ремонт эшләрен “Максад“ ҖЧҖ төзелеш оешмасы үткәргән.

Бирегә Пенза һәм Татарстаннан гына түгел, Россиянең бөтен төбәкләреннән кунаклар җыелган. 

Яшь спортчылар Ульяновск, Сызрань, Саратов, Камышин шәһрләрендә булдылар.

Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Ефәк юл-2017" халыкара раллисда җиңү белән котлады һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагинга котлау телеграммалары юллады. 

Фантик арты фантик, шешә арты шешә, шулай итеп, Казанда Зәңгәр күлдә узган “Чиста яр” акциясендә катнашучылар 40 капчыклап чүп җыйдылар. Табигать саклау мероприятиесендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, “ЧИСТАБУЛЫР” яшьләр хәрәкәте активистлары һәм шәһәрнең табигый ресурсларга битараф булмаган кешеләре катнашты. Әйләнә-тирә мохитне саклауга аерым өлешне табигатьнең яшь сакчылары кертте.

Анна Осиповнаны бу олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина, ветераннар оешмасы, социаль яклау бүлеге вәкилләре кайнар котлады. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, шулай ук күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Анна Осиповнага тормышта авырлыкларны күп күрергә туры килгән, намуслы хезмәте белән авылдашларының олы ихтирамын казанган. Юбилярга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, туганнары һәм якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International