ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә шәһәребез урамнарында юл төзүчеләр мәш килә.

1 август Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булучыларны искә алу көне.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында яфрак азык әзерлиләр һәм дару үләннәре җыялар.

Әлмәт мәдрәсәсе каршындагы рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен тәмамлады. Биредә җәй дәвамында ике сменада Әлмәт һәм Татарстанның башка шәһәр-районыннан 200 бала ял иткән. Бу хакта Татартан Мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Музей хезмәткәрләре «Олимпия өметләре”  җәйге лагеренә  йөрүче балалар өчен  «Халкым гореф-гадәтләре» дип аталган чара уздырды. 

Пенсия яшенә җитеп тә, эшләвен дәвам итүче гражданнарның 1 августтан пенсиясенэ корректировка ясала

Урманнардагы янгыннарны кисәтүне профилактикалау максатларында ел башыннан бирле республика урманчылары тарафыннан халык арасында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында агитацияләү-профилактикалау эше алып барыла. Урман тармагындагы белгечләр тарафыннан урманнарда гражданнарның булуын чикләүче 800 данә шлагбаум урнаштырылды, 300 данә күләмендә янгынга каршы күрсәтмә пропаганда объектлары урнаштырылды, 9 мең данә листовка һәм буклет таратылды. Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар кору буенча барлык урманчылыклар территориясендә дә план нигезендә эшләр башкарылды. 6,5 чакрым озынлыгындагы янгынга каршы минераллаштырылган полосалар каралды.

Профилактика чаралары ярдәмендә 6 ел дәвамында Татарстан Республикасы урманнарында янгынга юл куелмады.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Россия Саклык банкы венчур фондының идарәче партнеры Виктор Орловский лекция укыды. Лекция цифрлы икътисад үсеше, шулай ук хәзерге җәмгыятьнең яңа куллану модельләре мәсьәләләренә багышланган иде.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары - ТРМинистрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры -ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.

Виктор Орловскийны сәламләп, Алексей Песошин Саклык банкының венчур фонды кыска вакыт эчендә Россия һәм шулай ук чит илләрнең профессиональ даирәләрендә киң танылды, дип ассызыклады.

“Фондның мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә кызыклы һәм уңышлы гамәлгә ашырылган проектлары аз түгел”, - диде ул.

Лекция барышында Виктор Орловский Россия һәм дөньядагы цифрлы икътисад үсешенең төп этаплары, бу процессларның икътисади һәм социаль файдасы турында сөйләде.

Моннан тыш, лектор куллануның заманча модельләре темасына кагылды, аерым алганда, аларның күрсәкечләрен бәяләүнең яңа алымнары, файдалану юнәлешләре хакында сөйләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, 37 очрагы теркәлгән.

Балалар технопаркы җитәкчесе "Балалар балалар өчен" дигән социаль проект булдыру инициативасы белән чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International